Әбиебез безне “рәхмәт яусын” дип каршы алды. Аның изге күңелле булуына сөенеп түр бүлмәгә үттек.
– Әле соңгы ике-өч елда гына җиләккә йөрми башлады, - дип елмайды кызы Мәйсәрә апа. – Таудан-тауга җиләк, чия, балан, шомырт җыеп йөри иде... Безнең авыл бит Чиялетау итәгендә урнашкан.. Алты авыл Чиялетау итәгенә сыенып утыра...
Әби бик тәфсилләп үзенең язмышын бәян итте. Машалла, хәтере бик яхшы аның, кичәгедәй кебек кенә сөйли ул хатирәләрне.
Биш яшендә үксез ятим кала. Аны картәнисе белән картәтисе тәрбияләп үстерә. Авыл мәктәбендә дүрт сыйныф белем алгач Дуван-Мәчетлегә 5 сыйныфка укырга китә. Әмма картәнисе белән картәтисе олы булу сәбәпле, тормыш авырлыгы аңа артабан укырга мөмкинлек бирми. 13 яшеннән җәй көне генә оештырыла торган яследә бала караучы булып эшли. 16 яшьтә аны колхоз рәисе Дуван-Мәчетледә ачылган тракторчылар курсына укырга җибәрә.
– Авылдан яшьләр күп иде, әмма Габдрахман Сираҗиев белән икәү генә имтиханнарны тапшырып кулыбызга тракторчы таныклыгы алалдык, – дип искә ала Хәбирә әби. – Туган авылымда бер ел тракторчы булып эшләдем. Мәчетле районы Каранай авылы егете Мәгафур Гатауллинга кияүгә чыктым. Сөйгән ярым белән бер генә ел яшәп калдык. Аны армия сафларына алдылар, ә мин 70 яшьлек кайнам белән тормыш көтеп калдык...
Мәгафуре сагынып, йөрәк түреннән чыккан иң кадерле сүзләр язылган хатларны яудыра. Тик 1941 елның башында хатлары борчулы, хәвефлегә әйләнә... Соңыннан бөтенләй килми башлый...
1943 елда Сталинның указы белән Башкортстаннан 28 тракторчыны Украинага җибәрәләр. Алар арасында Хәбирә әби дә була.
– Сулея станциясеннән һәрберебез үзенең тракторы белән эшелонга утырды, – дип искә ала ул. – Юл озак, хәвефле булды. Фашист самолетлары бертуктаусыз бомба яудыра. Бездән алда киткән эшелондагы тракторлар тулысынча кырылды, кешеләре һәлак булды. Көч-хәл белән билгеләнгән станциягә барып җиттек, тракторчылар барыбыз да эшелоннан төшеп вокзалга кереп кенә өлгердек, безнең составны немец самолетлары күз алдында юкка чыгарды... Шулай итеп, колхозыбызның барлы-юклы техникасы күз ачып йомганчы көлгә әйләнде...
28 тракторчыны Тарасов исемендәге совхозның 3 бүлекчәсенә җибәрәләр. Мөселман якташлар бер бүлекчәгә эләгергә тырышалар. Хәбирә әби трактор белән станциядән 8 чакрым ераклыктагы урынга зур мичкәләргә ягулык ташый. Өсләренә көне-төне бомба ява... Ял итү дигән уй башларына да кереп карамый.
8 ай эшләгәч Хәбирә әби бизгәк белән авырый һәм аны кайтарып җибәрәләр. Кайтса, өен сатып, кайнасын олы улы үзенә алып киткән. Хәбирә әби туган авылына кайтып китә. Тик савыгып, бер ел да эшләп өлгерми, Мәчетле районының райсовет рәисе “бездә эшләп бездән сугышка киткәнсең” дигәч, кире Мәчетлегә күчәргә туры килә. Ул заманда закон бик каты була. Шулай итеп, 13 ел Дуван-Мәчетледә тракторчы булып эшли.
1950 елда туган авылына кайтып, Әбсәләм фермасына эшкә керә, хаклы ялга чыкканчы шунда эшли. Зәйнулла Гыйбатов белән гаилә корып ике кыз тәрбияләп үстерәләр.
Хәбирә әби бүген дә саф зиһенле, 14 оныгын тәрбияләшеп, тормышның кадерен белеп, дөньяның матурлыгына сокланып яшәргә өйрәтә.
– Тырыштык һәм җиңеп чыктык, – ди Хәбирә әби. – Матур тормышта бәхетле картлык кичерәм. Дөньялар имин булсын, илемдә сугыш булмасын, балалар тәүфыйклы, кешелекле, белемле, эшсөяр булып үссен иде...