Барлык яңалыклар

Бәхет серен ачканда

Быел язмыш кушып, республикадагы билгеле бер шәхес белән ялда булырга туры килде. Без Азамат Мирхәт улы һәм анын тормыш иптәше Сәкинә ханым белән әллә кайчандагы танышлар кебек аралаштык. Без дигәнем - тормыш иптәшем һәм мин. Ялыбыз сизелми дә үтеп китте. Иртәгә аерылышабыз дигән көнне: «Ничек сез тормышта бар яклап та уңышларга ирешә алдыгыз, бәхет сере нәрсәдә?» - дип сорарга базнат иттем. Ул: «Бәхет үз серен авырлыклар алдында югалып калмаганнарга бик теләп ача», - дип җавап бирде. Сез укыячак язмамны аның рөхсәте белән урнаштырам.

Быел язмыш кушып, республикадагы билгеле бер шәхес белән ялда булырга туры килде. Без Азамат Мирхәт улы һәм анын тормыш иптәше Сәкинә ханым белән әллә кайчандагы танышлар кебек аралаштык. Без дигәнем - тормыш иптәшем һәм мин. Ялыбыз сизелми дә үтеп китте. Иртәгә аерылышабыз дигән көнне: «Ничек сез тормышта бар яклап та уңышларга ирешә алдыгыз, бәхет сере нәрсәдә?» - дип сорарга базнат иттем. Ул: «Бәхет үз серен авырлыклар алдында югалып калмаганнарга бик теләп ача», - дип җавап бирде. Сез укыячак язмамны аның рөхсәте белән урнаштырам.
1985 елның май башында деканатка берьюлы ике хат килеп төште. Икесе дә бер студентка кагылышлы булып, эчтәлеге буенча капма-каршы булып чыкты алар. Деканат җитәкчесе Рифат Ислам улы аптырашта калды. Диплом яклап, өч айдан эш башларга җыенган яшь белгеч хакында язылган хатларның кайсысына ышанырга? Беренче хатта бишенче курс студенты Халиков Азаматның практика вакытында үзен бик уңай яктан күрсәтүе һәм яшь белгечне районга эшкә кайтару турында сүз бара иде. Икенче хатта… Хәер, монысы турында әз генә соңрак, укучым.
Рифат Ислам улы курс старостасы Илвира Гаделшинаны чакыртты. «Әгәр икенче хатта язылганнар дөрес булса, ни өчен идарә башлыгы Закирҗан Җамалетдин улы Азаматның районга кайтуын тели? Бәлки, ул бөтенләй хәбәрдар түгелдер? Республикада абруйлы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе уйламыйча чакыру хатына имзасын куймас”, - дигән сорауларга башы чорналып торганда, кабинет ишеген шакыдылар.
-Керегез!
Биш ел буе егетләр белән “командовать” иткән Илвира кабинетка үткәч, ул сүзне уратыбрак башлады.
- Я, хәлләрегез ничек? Практикадан соң курс тулысынча җыелып беттеме?
- Җыелып беттек дисәк тә була, Халиков Азамат кына юк.
- Халиков Азамат юк? Ни булган, белештегезме?
- Үпкәсенә салкын тидергән, хастахәнәдә ята. Суга батучы малайны коткарган. Май ае бит, суның салкын чагы. Икесен дә бик югары температура белән хастахәнәгә салганнар.
- Кызганыч, кызганыч. Хәле ничек икән, савыгырга табанмы эшләр?
- Әйе, кичә телефоннан егетләр әнисе белән сөйләшкәннәр, бер атнадан килеп җитәргә тиеш.
- Яшь кеше бирешмәс, спорт мастерына кандидат та түгелме соң әле ул?
Кабинетта үзе генә калгач, Рифат Ислам улы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе белән сөйләшеп алырга булды. Тик ул урынында булып чыкмады - урынбасары белән тоташтырдылар. Илфир Сафа улы Азаматны күкләргә чөйде: менә дигән белгеч булачак, җәмәгать эшләрендә дә үзен күрсәтеп өлгергән, инсафлы, тәртипле һәм гомумән, аны диплом алу белән, кушкуллап районга эшкә көтәләр.
- Азаматны районга кайтару хакындагы хатны үзем оештырдым, каршы килмәссез дип уйлыйбыз, бүгеннән хуҗалык җитәкчесе итеп куярлык егет. Флотта хезмәт итеп кайтуы гына ни тора!
- Кайту-кайтмау мәсьәләсен үзе хәл итәр, кызыл дипломга тәмамлый, тик районнан икенче бер хат та килде, шул турыда сөйләшмәкче идем.
- Икенче бер хат?
Хатны укып биргәч, урынбасар башта дәшми торды. Аннан: «Димәк, кемгәдер комаучалаган егет, кемнеңдер аны монда эшкә кайтарасы килми? Хатны кем язганын әйтә аласызмы?» - дип сорады. Деканның җавабы катгый булды:
-Юк!
- Яхшы. Тик шулай да монда нидер бар, озакламый тишелер ул сер, без капчыкта ятмый. Ә егеткә килгәндә, сез һич шикләнмәгез, затлы нәселдән ул. Бүген генә дөньяга килгән кешеләр түгел без, кемнең кем икәнен таныйбыз.
Практика үтеп йөргән Азамат турында беренче тапкыр Фирдания иреннән ишетте.
- Вәт егет, ичмасам, вәт инженер! Авыл хуҗалыгына менә шундый белгечләр кирәк. Безгә кайтачак диплом алгач, хат яздык институтка.
Фирдания ашап утырган җиреннән чәчи язды.
- Башың эшлиме синең эзрәк, юкмы? Нәрсә, бер белмәгән кеше өчен сөенеп утырасың! Баҗаң быел диплом ала, сеңелкәш әллә кайчан белешеп куйды, җизни Ригатны идарәгә урнаштырыр дип…
Илфир башта сигез генә ел укыды бит, тагын бераз укымас микән, дип шаяртмакчы булган иде дә, хатынының холкын яхшы белгәнгә кире уйлады, прокурор ярдәмчесе бит, телгә кесәгә керә торганнардан түгел, әллә ни ишетерсең.
- Фирдания, идарәдә балдызның эшләве дә җиткән, минем өстән жалу язганнарын көтәсеңме әллә? Башта дипломын якласын әле, аннан күз күрер, - дип, уллары каршында артыгын сөйләүне хуп күрмичә, кәнәфигә күчеп утырды.
Кичке аштан сон, Фирдания савыт-сабалаларны кая ничек шулай оештыргалап куйгач, сеңлесенә шылтыратты.
- Дилә, иртәгә иртүк минем эшкә сугыл, сөйләшәсе сүз бар.
Апасы әйткәненнән чыгарга өйрәнмәгән Дилә, артыгын сораштырып тормады.
-Ярый, сәгать унга килсәм, ничек булыр?- дип кенә ачыклады.
Икенче көнне апалы-сеңелле Азаматның «кабыргасын кимерделәр». “Йомышың шул гына булса, телефоннан гына сөйләп биргән булыр идем, - дип башлады сүзен Дилә, - бик яхшы егет, шаккатмалы! Ул практикада булганда рәхәтләндем мин дә, юл ыңгае булгач, гел эштән аңа утырып кайттым. Ну, булачак хатыны бәхетле инде, апам, бирсә бирә бит Ходай бар яклап та кешегә!”
Фирданиянең йөзенә канәгатьләнү билгеләре чыкты.
- Нәрсә әллә гашыйк булдыңмы?
- Гашыйк булмаслык түгел, кияүдә булмасам, валлаһи үземнеке итәр идем мин аны.
- Итәрсең әле менә... Ригатың урнашасы вазыйфаны биләсә.
- Апа, юкны сөйләмә, кайтачак башы юк аның монда, аспирантурага керәчәк ул.
- Керде ди, мондый җылы урын булганда, җитмәсә, идарә чакырып хат язып торганда…
Фирдания ишек артында кеше-мазар тыңлап тормыймы дип, кабинет ишеген сак кына ачып карагач, сөйләшүләрен дәвам иттеләр. Саубуллашканда Дилә: “Җизнине көйлә инде, ничек тә бу вазыйфаны кулдан ычкындырмыйк,” – дип, өметле карашын апасына ташлады.
- Җизнәң ике куллап ризалыгын биреп тормый. Ярый, мине беләсең, башлаган эшемне азагына җиткерми туктамыйм. Ә сиңа практикант егеткә утырып йөрүеңне дәвам итәргә кирәк булыр.
- Бик утырып йөрер идем дә, хастаханәдә ята шул.
- Анысы начар булган икән. Кара әле, жизнәң командировкага китте, Ригат эштән соң турыга безгә килсен әле, үзең соңрак сугылырсың.
-Ярый, апам.
Дилә киткәч, прокурор ярдәмчесе бөтен эшен ташлап, хат язарга утырды.
Ригат хатны укып чыккач, яшелле-күкле булды. Анда, авыл хуҗалыгы идарәсендә практика үткән вакытта, Халиков Азаматның Дилә белән «типтерүе» хакында язылган иде.
- Дөресме бу хатта язылганар?
- Дөрес сиңа, пычагым. Әйттем ич, ахмак, бар да уйдырма дип. Югары белемле булгач, сельхозтехникада механик булып йөрисең килмәс, алдагы көнеңне бүген уйларга кирәк. Баҗаң урынбасар була торып, идарәгә сине урнаштырмый, шушы «маңка борын»га юл куймабыз инде?! Кыскасы, хатны күчереп яз, калганы минем эш. Кабатлап әйтәм: хатта язылганнар бар да уйдырма, үзең дә ышанма, Диләне дә рәнҗетмә!
Озакламый Дилә килеп җитте. Ригат тиз генә хатны язу өстәле тартмасына шудырды. Фирдания: “Хатының барысын да белә, яшерәсе әйбер юк”, - дип тынычландырса да, аны ниндидер бер эчке калтырану биләп алды. Чәй артында, Дилә Азаматның йөргән кызының Рәзилә исемле булып, авылда укытучы булып эшләвен ачыклаганын сөйләде.
-Иң кызыгы, апа, Рәзилә Азаматның әти-әнисе белән бер мәктәптә эшли булып чыкты.
«Килен кайна туфрагыннан икән, -дип хихылдады Фирдания, - Рәзиләсенең йортларында телефон бармы, белештеңме?»
- Белешеп кенә калмадым, номерын язып та алып килдем.
Фирдания, сәгатькә күз төшереп алды да, хәзер спектакль күрсәтәм мин сезгә, дип, телефонга үрелде.
Ригат бу хатын-кыз театрыннан качасы бик килсә дә, ул хәзер спектакльдә төп рольләрнең берсен уйнарга ризалыгын биргән актерларның берсе икәнен аңлаган иде.
-Алло, хәерле кич, Рәзилә белән сөйләшәсе иде.
Телефонны Рәзилә үзе алды ахры, Фирдания сүзен дәвам итте.
- Сеңлем, Фирдания Гафуровна булам мин, прокурор ярдәмчесе. Бик җитди хәбәр җиткерәсем килә. Азамат исемле егет белән өйләнешергә җыенасыз икән, ләкин ул практика вакытында идарәдә эшләүче Дилә исемле яшь хатын артыннан бик каты “ухаживать” итеп йөргән булып чыкты.
- Каян беләм? Дилә - минем бертуган сеңлем. Идарәдә эшләгәннәр дус итеп кенә җиткерде. Без бит районда билгеле кешеләр, күңелгә бик ятышсыз бу, ни уйларга да белмим. Диләнең тетмәсен теттем тетүен. Иренә барып ишетелсә, тегесе, нишләр инде... Ригаты аның кызу кеше, ике уйлап тормый. Сеңлем, тормышка юлдаш сайлаганда бик уйлап сайларга кирәк, өйләнешмәс элек шулай йөргән кеше, алда ничек булыр икән?
Фирдания: “Булдымы, тагын өстимме?” - дигән кыяфәттә бераз дәшми торды. Аннан зәһәр елмаеп:
- Азамат укуын бетергәч районга кайтырга уйлый икән, шулай булгач, сеңлем белән аралары өзелергә охшамаган…. Ярый, язмышыңа үзең хуҗа, Рәзилә, мин сиңа яхшылык кына телим, ачуланма!
Фирдания трубканы куйгач, Ригатка:
- Хастаханәгә шылтыратып Азаматның хәлен бел, ә мин биргән хатны бүген кич үк күчереп язып, институтка салып җибәр, - дип чираттагы “указаниесын” бирде.
Рәзиләнең агарынып киткән йөзен күреп, әнисе: «Кем шылтырата, кызым, бер-бер хәл булмагандыр бит?» - дип сорамый булдыра алмады.
- Юк, әни, бар да яхшы, бер укучым чирләп киткән, иртәгә дәрескә килә алмый, бары шул гына.
- Син үзең дә иртәгә дәресләреңне алыштырдың түгелме соң, Азамат янына барам дигән кебек идең?
- Барып булмас... Җыелыш куйганнар иртәгә.
- Алай икән, ярый, үзең кара, кызым.
- Әниләре көн дә бара, сорашып торам хәлен.
Күзләреннән атылып чыгарга торган яшьләр башы-аягы белән сатмасыннар дип, Рәзилә тизрәк әнисе яныннан китәргә ашыкты.
“Намуссыз! Ничек ул мине алдап йөргән? Бөтен авыл безнең туйны сөйли, ояты ни тора! Имеш, данлыклы сиксәненче - Олимпиада елында өйләнешәләр. Әни белән әтигә бу хәлне ничек аңлатырга? Тукта, бәлки, ялгандыр? Тик... Прокурор ярдәмчесе булып эшләгән кеше авызыннан үз колаклары белән ишетте бит. Бертуган сеңлесе хакында бер сәбәпсез юк-бар хәбәр таратып ятырга, башына тай типмәгәндер ич Фирдания Гафур кызының!”
Рәзиләне бүген мәктәптә көтмәгәннәр иде. «Директор килене» шәп-шәп атлап математика кабинетына кереп китте.
- Сания апа, хәерле иртә!
- Хәерле иртә, Рәзилә! Мин сине бу вакытта хастаханәдә Азамат янында дип уйлап тора идем...
Рәзилә берни дәшми, куллары белән йөзен каплап, тавышсыз гына елап җибәрде. Азамат хастаханәгә эләккән көннән алып ут эчендә йөргән Сания хәлсезләнеп урындыкка утырды. Башыннан яшен тизлеге белән улы үтеп китте: “Рәзилә начар хәбәр алып килмәгәндер бит?”
Рәзилә кичә телефон аша Азамат хакында ишеткән сүзләрне түкми-чәчми Азаматның әнисенә җиткерде. Егерме биш ел педагог стажы булган укытучы: “Колагыма гына ишетеләме соң болар барысы да?” - дип Рәзиләгә төбәлде. Ләкин никадәр генә тырышмасын, ул үзен киресенә ышандыра алмады. Ярый әле дәрескә керергә кыңгырау шылтырады да, класс укучылар белән тулды. Ул Рәзиләне арттагы лаборатория бүлмәсенә этеп диярлек кертте.
- Тынычлан, хәзер мөстәкыйль эш бирәм дә, аннан сөйләшербез.
Биремне тактага әкрен генә, уйларына бата-чума язды ул. “Булмас, Азамат, нишләп мондый адымга барсын? Рәзиләсе белән мәктәп елларыннан ук аерылмас парлар. Алай дисәң, Азамат практика вакытында әтисенең машинасында йөрде, соңарып кайткан чаклары да әз булмады. Әтисе дә: “Утыз километр якын ара түгел, автобусы да йөреп тормый” ,- дип, каршы килмәде.
Азамат Рәзиләнең хастаханәгә килми башлавына аптырады. «Юк, Рәзилә әллә нәрсә булса да, аны бүгенге халәтендә ташлап китә торган кеше түгел. Җиде ел җиде көн генә түгел ич, сыналасы сыналган. Хәер… Ничек әле? Кеше күңеле кара урман, диме бабасы?»
Азамат күңелсез уйларыннан арынырга теләп, тумбочка өстендә яткан китапка үрелде.
Тик китап аны үзенә ияртә алмады. Рәзиләсе күз алдына килде дә басты, килде дә басты. Практиканы да үзләренең районнарында үтәргә Рәзилә өчен генә ризалашты бит ул. Югыйсә, Мәскәүнең үзендә мөмкинлек бар иде. Әнә, биш курсташ егете рәхәтләнеп башкаланы буйлады. Юк, үкенми Азамат. Рәзилә белән икәүләп авыл халкы, мәктәп балалары өчен нинди генә чаралар оештырмадылар! Рәзилә бер ел гына эшләсә дә, үзен күрсәтеп өлгергән: комсомол оешмасы секретаре, агитатор итеп билгеләп куйганнар. Комсомол райкомының беренче секретаре райком аппаратына эшкә дә димләгән. Тик Рәзилә әлегә ризалыгын бирмәгән. Шулай булмый ни, Азамат диплом алгач, ул кайда, Рәзилә шунда дип вәгъдә бирештеләр ич! Шәфкать туташы палата ишегеннән башын тыгып, Азаматны телефонга эндәште.
Азамат, Рәзилә тавышын ишетергә өметләнеп, трубкага үрелде, тик аннан ир-ат тавышы ишетелде.
- Алло, Азаматмы?
- Әйе, тыңлыйм. Кем буласыз?
- Ригат Касыймов. Авыл хуҗалыгы идарәсендә бухгалтер булып эшләүче Диләнең ире… онытмагансыңдыр бит?
Азамат аптырап:
-Гафу итегез, Дилә Гафур кызы белән бер-бер хәл булмагандыр бит?
- Менә анысын синнән сорарга кирәк энем, син белергә тиеш!
- Мин? Мин бер әйбер дә белмим, бер атна шифаханәдә ятам. Зинһар, ачыклабырак сөйләгез әле, аны хастаханәгә эләгер алдыннан йортыгыз янында машинадан төшереп калдырган идем.
- Алай утыртып йөрткәнеңне таныйсың икән. Болай булгач аңлашылды! Кайчан өйләнергә жыенасың?
Азамат: «Безнен туйда аның ни эше бар икән?»,- дип уйлап куйса да, тыныч кына җавап бирде:
- Диплом алгач.
- Энекәш, бик зурлап сөйләмә алдан, башта терелеп чык, аннан... минем сиңа аерып бирер хатыным юк!
- Нинди аерып бирер хатыныгыз? Без Рәзилә белән өйләнешәбез…
Ләкин Азаматның соңгы сүзләрен Ригат ишетмәде, ул трубканы куеп өлгергән иде.
Ике атна дигәндә, ул ныклап аягына басты. Хастаханә юлына тузан төшермәгән әниләре, бүген алырга килделәр.
-Улым, кереп чыгасы урын бар иде үзәктә, аз гына машинада көтеп торырга туры килер, - диде әтисе, хастаханәнәдән кузгалып киткәч.
- Яхшы гына булыр, минем дә сугыласы җир бар иде.
- Сер булмаса, кая?
- Авыл хуҗалыгы идарәсенә.
- Әтиең характеристикаңны кереп алган иде, үзең кушкач. Идарәдә тагын йомышың бар идеме?
- Әйе, Дилә Гафур кызын күрәсем бар.
- Дилә Гафур кызын?!
Әнисе белән әтисе икесе бертавыштан эндәшкәч, Азамат бераз аптырабрак: « Әйе, әллә ярамыймы?» – дип сорарга мәҗбүр булды.
- Юк, юк, улым, бернинди дә Дилә Гафур кызы янына кереп йөрмисең, шулай бит әтисе?
Бу вакытта Мирхәт Мингалим улы машинасын район прокуратурасы каршына китереп туктаткан иде.
- Әти, рәхмәт, юл аша гына чыгасы булды, - дип, Азамат машина ишеген ачып җибәрде.
- Кузгалма, урыныңда гына утыр!
Әтисенең кырыс тавышынан Азамат утыргычка кире ябышканын сизми дә калды.
-Улым, өйгә кайткач кына сөйләшербез дип уйлаган идек әниең белән, күрәм, соң булырга охшап тора.
- Соң булырга? Шулкадәр кичектерерлек түгел икән, мин әзер сезне тыңларга.
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Закирҗан Җамалетдин улы кабинетына урынбасарын чакыртты.
- Илфир Сафа улы, нигә сез бер дә баҗагызның озакламый диплом алуын, безгә эшкә урнашырга теләге барлыгы турында сөйләнмәдегез?
Соңгы көннәрдә болай да мөшкәдә бары Ригат кына булып, иртән торсаң да, кич ятсаң да, хатынының: “Кердеңме хуҗаңа, белештеңме эш?” - дип, колак итен ашавы, Илфирның саруын кайнатып кына калмый, чыгырыннан чыгарырлык дәрәҗәгә җиткергән иде инде.
- Закирҗан Җамалетдин улы, ни бит... бүгенге көндә инженер урыны берәү генә һәм идарә ул урынга яна гына практикада булган Азаматны кайтаруларын сорап институтка хат язган иде.
- Беләм, хәтерлим. Ләкин синең баҗаңны эшкә урнаштыруны район прокуроры сорый, аңа каршы килсәк, үзең беләсең, килешеп бетмәс.
Идарә башлыгы ирен чите белән елмаеп сүзен дәвам итте:
-Хәер, сиңа аңлатасы юк, син бит прокурор ярдәмчесе ире. Озын сүзнең кыскасы, чарасын күр, прокурор йомышы үтәлсен.
Илфир иң беренче эш итеп деканатка шылтыратты. Рифат Ислам улына барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирергә туры килде.
- Хәзер бар да аңлашыла кебек, Ригат Касыймов эш урыны өчен Азамат Халиковны пычратмакчы булган түгелме соң?
- Рифат Ислам улы, аңламадым, Ригат Касыймов Азамат Халиковны пычратмакчы булган дисезме?
- Институтка шикаятьне шушы кеше язган иде бит.
Урынбасар телсез калды. Ярый әле, декан Ригат Касыймовның аның баҗасы икәнен белми дә, сөйләшү телефон аша гына. Югыйсә, комач кебек кызарган битләре аны берсүссез сатырлар иде.
- Борчылмагыз, Илфир Сафа улы, егет аңлый торганнардан, җайларбыз, килсен генә терелеп.
“Ригат институтка хат язган? Урысча түгел, татарча да ике сүзне оештырып яза белми бит ул. Ю-ю-юк, хатны Ригат түгел, башка берәү язган, тик кем?” Илфир үз соравына җавабын да үзе бирде. “Фирданияның эше генә бу! Аңа кадәр булган прокурор ярдәмчесен дә, урынынан шикаятьләр язып очыртты да, үзе менеп кунаклады соңыннан. Туган-тумача, таныш-белешләр арасында да сүз йөртеп, буташтырырга ярата. Алар Фирданиянең чын асылын белсәләр дә, эндәшмиләр, куркалар. Төшке ашка кайткач, Илфир Фирданиянең кылын тарткаларга булды.
- Закирҗан Җамалетдин улы бүген үзенә чакырып, тагын бер тапкыр искәртте: прокурор шылтыраты, Азамат Халиков дигән егетне эшкә кайтаруны оештырыгыз, дип. Болай булгач, баҗай турында, сүз кузгатып тормам.
Фирдания яшелле-зәңгәрле тавышлары белән кычкырып җибәрде:
- Прокурор Азамат Халиковны кайтартуны сораган? Ригат Касыймов дип әйттем бит аңа!
Фирдания шунда гына үзенең ялгыш артыгын ычкындырганын сизеп калды, ләкин, кем әйтмешли, әйткән сүз - аткан ук, аны бик теләсәң дә, кире кайтарып булмый шул.
Илфир: «Синең башка эшең юкмы әллә, прокурордан киявеңә эш соратасың, аның исеменнән институтка бер гаепсез кеше өстеннән шикаять язасың. Белгәннәр хат авторы чынлыкта кем икәнен, кара аны, җавап бирергә калмасын”, - диде дә, өстәл артыннан торып, тышка ук чыгып китте. Башка вакытта әтәч кебек өстеңә сикереп кунарга торган хатынны алыштырып куйдылар мени! Ни әйтергә белми, коелып төште. Шуннан иренең, эшкә илтеп куймасын чамалагач, тиз-тиз генә җыенып, кыска юл белән эшенә китте. Юл буена иренең әйткәннәре тынгылык бирмәде. “Ригат белән Диләне кисәтеп куярга кирәк теге хат турында, ялгыш сатып куймасыннар мине”. Кинәт әллә нәрсә булды - аяк астында җир убылдымы, Фирдания аска тәгәрәде.
Һушына килгәндә, башы чатнап авырта, янында ниндидер ир-ат чүгәләгән. Фирдания ыңгырашып куйды.
- Кузгалмагыз, “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырттым, килеп җитәргә тиеш.
Ир-атның сүзләрен куәтләп, сирена тавышы ишетелде.
ДӘВАМЫ.
Әллә юри, әллә Азаматка гына шулай тоелды, Рәзиләләр капкасы яныннан үтеп киткәндә, әтисе тизлекне арттырган кебек булды. Шулай да Азамат ачык калган урам капкасы аша ихатага күз салып өлгерде, тик анда Рәзиләсе күренмәде. “Ничек шулай аны ышандыра алганнар тиз генә? Алай дисәң, башка вакытта кайбер әче телләрнең: “Азаматың институтта башка кызлар белән йөридер әле!”- дигәннәренә уйлап та бирми иде».
Тик сөйләү белән сөйләү арасында аерма бар икән шул. Теш кычытканнан, авылның үзенә генә хас юрау-ирештерү бер нәрсә, ә фактлар белән дәлилләү – икенче.
Азаматның уйларын әнисе бүлде:
- Шөкер, исән-сау кайтып җиттек!
Машина тавышына капка төбенә йөгереп чыккан энекәшләре белән Азамат шаярыша-кагыша өйгә узды.
Мирхәт Мингали улы хатынына: “Сабыр, керми тор, - дип ымлады.
- Прокурор ярдәмчесе хатын абыйларга да шылтыраткан булган. Телефонны җиңги алган. “Сез бит туганнары, энекәшегез белән сөйләшегез, улын тыйсын, районга эшкә кайтармау ягын карасыннар”, - дигән. Имеш, сеңелесенең гаиләсен кайгырта. Ник безнең үзебезгә шылтыратмый икән, шунысы кызык. Район үзәгендә кереп чыгыйм дип, туктаган идем бу ханым янына, Азамат белән аңлашкач, кире уйладым.
- Әтисе йөз процент килешәм синең белән. Андый оятсыз кеше белән алышу файдасыз, нахактан курыкмый андыйлар, күз дә йоммый, үзем шәм тотып тордым дип әйтәчәк. Я, әйдә, керик өйгә, көтү кайтканчы ашап алыйк.
Ничек кенә Азамат әнисенең тукмачлы шулпаларын, кыстыбыйларын, тәбикмәк-коймакларын сагынмасын, Рәзиләсен күрү теләге көчлерәк булып чыкты.
- Әти, машинаны рөхсәт итәсеңме? Йөрештереп кайтасы иде.
- Иртәгә калага институтка китәчәгеңне онытма, соңга калганчы йөрмә.
Рәзиләнең турсайган иреннәрен үз хәленә кайтарганчы, Азаматка шактый гына тырышлык күрсәтергә туры килде. Мәскәүдән курсташы алып кайткан Олимпия талисманын бүләк иткәч, ике арадагы киеренкелек бераз йомшаргандай булды. «Абау, бигрәк ягымлы, матур ич бу», - дип, Рәзилә аю баласын күкрәгенә кысты. «Минем кебекме?» - дип шаяртты Азамат. Ике арадагы ихласлык, бер-берсенә булган ярату хисләре, иркәләү-назлауларга кушылып, шик-шөбһәләрне тараткандай итте. Авыл читендәге «Бакча буасы» бу гүзәл парны үзе яныннан җибәрәсе килмичә, талгын гына аккан моңнарында тибрәтеп, саф таңны аттырды.
Азамат диплом алды лекцияларенең соңгы көненә генә килеп җитте. Беренче пар бетү белән аны деканатка чакырттылар.
Декан хәл-әхвәлләрен сорашкач, Азаматны районга эшкә чакырып язылган хат хакында сүз кузгатты.
- Әйе, шулайрак сөйләнделәр идарәдә, ризалыгымны биргән идем, тик практиканы азакы көненә кадәр үтмәгәч, бу эшнең ни белән беткәнен белми калдым, димәк, чакыру хаты килгән.
- Бик кайтасыгыз киләме анда эшкә, иптәш Халиков?
Азамат көлемсерәп:
- Чакырган җиргә кил, куган җирдән кит, диләр бит, кайтырга дип тәвәккәлләп тора идем.
- Ни бит әле…
Декан сүз таба алмаган кеше кебек, туктап калды. Йөзенә килешеп торган күзлеген төзәткәләп алгач, тәкәллефләнеп торуны артыкка санап:
- Институт сине аспирантурага тәкъдим итмәкче, син ничек карыйсың бу тәкъдимгә? - диде.
Кичә Рәзиләсе белән вәгъдәләр бирешеп, киләчәкләрен юрап куйган Азамат, тәкъдим никадәр генә кызыктыргыч булмасын, баш тартырга тиеш. Ул деканга озакламый өйләнәчәген, булачак хатыны өчен дә район үзәгендә эш булуын, җитмәсә, аларга бер бүлмәле фатир бирәчәкләрен дә кыскача гына сөйләп бирде.
- Идарә, сезне чакырып язган хатын кире соратып алдырды, ул вазыйфага башка кандидатура каралган…
- ?
- Халиков, һич кенә дә борчылмагыз, бүген сезнең бурыч – дипломны уңышлы яклау. Дипломлы белгечкә район хуҗалыкларында эш табылмый калмас, ә инде мин әйткән тәкъдимне кабул итсәгез, рәхим итегез.
Азаматка:
- Рәхмәт, Рифат Исламович, уйлармын, китәргә рөхсәтме? - диюдән башка сүз калмады.
Лекциялә р тәмамланганын дүрт күз белән көтеп алган Азамат, турыга сөйләшү пунктына чапты. Рәзиләнең кәефе төшкәне, телефон чыбыклары аша да сизелеп тора иде.
- Ярты сәгать элек кенә комсомол райкомыннан шылтыраттылар, мин ризалык биреп өлгердем… Хәзер ни дип әйтергә миңа?
- Шылтыратасың да әйтәсең, булмый, фәлән-фәсмәтән… сине, тел белгечен, ничек сөйләшергә миңа өйрәтергә түгел, Рәзиләкәй.
- Алай җиңел генә уйлама әле син, Азамат, әтинең партком секретаре икәнен онытып җибәрмә, аңа да җиле кагылырга мөмкин….
Азамат телефон аша Рәзиләне күндереп булмаячагын аңлап, сүзне икенчегә борды.
Фирдания менә ике атнадан артык хастаханәдә ята. Илфир көненә ике-өч тапкыр хастаханә юлын таптый. Фирданиясе элеккечә ут уйнатып тормый, бөтенләе белән дөнья кайгысы киткән вакытлары да булгалый. «Әллә башкалага алып барыргамы, бер дә алга китеш юк», - дип, Илфир баш табиб янына да кереп чыкты. Баш табиб республика хастаханәсенә юллама бирәчәгенә ышандыргач, Фирдания яткан корпуска юнәлде. Хатыны палатада берүзе ятуга карамастан, Илфир ишекне һәрвакыт сак кына шакыбрак керергә гадәтләнгән. Әле дә, нәкъ шулай керергә торганда, бүлмә эченнән ниндидер бер хатын-кыз көлгәне ишетелде. «Әллә кереп тормаскамы, янында кеше бар, кичке якта сугылырмын», - дип уйлап, кире борылырга гына торганда, ишек ачылып китте һәм аннан район комсомол оешмасының беренче секретаре Гобәйдуллина күренде. Илфир чак тайпылып өлгереп калды, югыйсә ишек аны «кагып» алган булыр иде. Илфир Фирданиянең йөзләренә алсулык йөгереп, күзләре җанланып киткәнен күреп сөенсә дә, баш табибның юатырлык әйбер әйтмәгәнен искә төшереп, эчтән сызынды.
- Гобәйдуллина да хәлеңне белергә килгән икән, арып китмәдеңме? Мин озак тормам, ял ит, кирәк әйберләрең булса, эштән соң алып килермен.
- Ригат турында онытмадыңмы?
Илфирның: «Сиңа үзең турында уйларга кирәк», - дип башлаган сүзен, хатыны тәмамларга ирек бирмәде.
- Юк, алай түгел, җаным, күрәләтә торып, чит кешене вазыйфага утыртырга. Аннан…
Фирдания пышылдауга күчте:
- Бик булган, уңган егетең, үзеңнең урыныңа менеп кунакларга да күп сорамас. Әнә, Гобәйдуллина, чит кеше булып та, йомышымны үтәргә вәгъдә бирде. Азаматның булачак хатынын комсомол райкомына эшкә билгеләргә торганнар икән, җитмәсә, икенче секретарь итеп. Икесен дә районга якын җибәрмәскә кирәк, үзебезнекеләр белән тылны ныгытырга! Үзен - район прокуроры, ирен - авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы итеп күргән хатын әлеге минутларда бөтен авырту-сызланулары турында онытып җибәрде.
Илфир хатынының соңгы әйткән сүзләренә кабат-кабат әйләнеп кайтты. «Ну, бу Фирдания, ну алдан күрә белә бит, чукынчык! Чынлап та, төптәнрәк уйлап карасаң, шулайрак килеп чыга түгелме соң әле, шайтан алгыры?!» Ул, идарә җитәкчесе кушуы буенча, институттан Азаматны кайтару турындагы хатны вакытында кире соратуларына, беренче тапкыр кош тоткандай сөенде. Ничәмә көн үзен битәрләп, тынгылык бирмәгән вөҗдан газабыннан шулай җиңел генә котылганына шатланып, трубкадан баҗасының эш номерын җыярга кереште.
- Бажай, исәнлекме? Идарәгә кил әле, сиңа ун минут вакыт!
Ригат: «Баҗай кабинетына юкка гына чакырмас», - дип, эшләп утырган диплом проектын читкәрәк этеп куйды да, тәмәке кабыза-кабыза, УАЗигына таба атлады.
Баҗасы, гомергә булмаганча, Ригатны бик ачык каршы алды.
- Я, диплом эше ничек, якларга әзерсеңме?
- Азаккы аккордлар инде, өлгерермен дип уйлыйм.
- Кара аны, проблемалар булса, әйт, кулдан килгәнне тырыштырырбыз, теория истә әле әзрәк, - чыны-шаяруын кушып дәвам итте сүзен Илфир, - идарәгә инженер итеп куймакчы булабыз үзеңне, ничек карыйсың?
Ригат, соңгы көннәрдә төшләренә кереп аптыраткан вазыйфага, шулай бик тиз генә юл ачылачагына икеләнебрәк:
- Белмим, белмим, куярсыз микән, миннән башка да теләүчеләр бар бугай дип ишеткән идем, - дип куйды.
Илфир, сүзнең артыкка киткәнен чамалапмы, вакыты тарлыгын уйлапмы:
- Синең бурыч диплом яклау, калганы хәл ителер, ярый, хуш, хуҗалыкларга чыгасым бар, - дип, урыныннан кузгалды. Ригат чыгып киткәч, авыр сулап: “Тарта алырмы бу эшне Ригат?» – дип уйлап куйса да, хатынының сүзләре искә төшеп, тагын тынычланды.
Әтисе Рәзиләнең елаудан кызарып беткән күзләрен бик тиз күреп алды. Соңгы вакытларда кызының кәефенең язгы җил кебек үзгәреп торуына күнегеп бетеп килсә дә, бу дәрәҗәдә – күзләр кызарып беткәнче, булганы юк иде әле.
- Ни булды, кызым, нигә кәефең юк?
- Әти, бүген райкомнан шылтыратып, мине эшкә алмаулары хакында әйттеләр.
Көтелмәгән хәбәрдән Дарсин абый дертләп китте.
- Ничек алмыйлар?
Әле хәбәр моның белән генә бетмәгән булып чыкты.
- Азамат аспирантурада калырга уйлаган, районга эшкә кайтмыйм, ди.
-Менә сиңа иске авыздан яңа сүз! Нинди чебен тешләгән тагын аны? Кайчан сөйләштегез?
-Өченче көн үк инде, сезгә әйтми торган идем. Җитмәсә, мин аңа «ультиматум» куйдым: я мин, я аспирантура, дип. Бүген райкомның минем кандидатураны кире кагасын белгән булсам…
Яшьләрнең туена әзерләнеп яткан көннәрдә, мондый буталчыклар, әлбәттә күңелле әйбер түгел иде. Колхозның партия оешмасын җитәкләгән Дарсин Әхмәтзәки улының башына кырыкмаса кырык уйлар килеп, кырык төрле чишү юллары эзләде. Башка вакытта, бәлки, кул да селтәгән булыр иде, тик кызлары белән Азамат тормышларын бәйләп, район үзәгендә төпләнергә ниятләп торганда… Инде бар да җайланды, фатир мәсьәләсе дә борчымаячак, булачак кияүләре өчен дә менә дигән эш урыны бар дип торганда гына, менә сиңа, мә, авыртмаган башка тимер таяк!
Дарсин Әхмәтзәкиевичның районда эшләре пешмәде. Ишекнең теге ягында кабул ителгән карарны, үзгәртә алмаячагына инангач, партия өлкә комитетында шактый гына җаваплы урында утырган кода тиешле кешесенә шылтыратты.
Шушы сөйләшүдән өч көн дә узмады, Рәзиләне Гобәйдуллинага чакырттылар.
Беренче секретарь «недоразумение»ның кадрлар эшен алып баручы хезмәткәр аркасында килеп чыгуын «аңлаткач», Рәзиләдән:
-Кайчан эш башларга әзерсез? - дип сорады.
Рәзилә ике дә уйламый:
«Беркайчанда!» - дип җавап бирде. Гобәйдуллина үз колагына үзе ышанмый, тагын бер тапкыр соравын кабатлады. Икенче тапкыр шушы ук җавапны ишеткәч, йөзе каралып, торып ук басты.
- Сез нәрсә, сеңлем, мине эштән кудырырга уйлыйсызмы әллә? Юк, дигәнне кабул итмим, бу вариантның булачагы мөмкин түгел, ике атна вакыт бирәм, ронода эштән китүегез турындагы гаризаны бүген үк калдырып китегез!
Әгәр дә бу укытучы кыз тискәреләнеп, вазыйфадан баш тартса, аның партия өлкә комитетында башыннан сыйпамаячакларын район комсомол оешмасының беренче секретаре сизә иде. «Фирдания Гафур кызының сүзен сүз итәм дип…тиле!» Рәзилә кабинеттыннан чыгып киткәч, Гобәйдуллина таякның икенче башын да исенә төшерде: бертуган энесенең эшен йомарга вәгъдә биргән прокурор ярдәмчесен ничек бәхилләтергә?
Башкалага терелергә дип киткән Фирдания Гафуровна аннан икенче группа инвалиды булып кайтты. Аяк астында яткан артык зур да булмаган чокырда, анын башын очлы тимер кисәге бик каты зарарлаган булып чыкты. Прокурор ярдәмчесе район прокуроры вазыйфасына үрләү урынына «гаилә прокурорына» төшеп утырды.
Ә Азамат белән Рәзиләнең язмышы нинди сукмакларга борылып кереп китте дисезме?
Рәзилә райком бинасыннан чыккач, кайсы якка китәргә дип, бераз уйланып басып торды. Уңга китсә, ронога барып, гариза язачак, ә сулга китсә, автовокзалдан - турыга авылга. Югыйсә, үзе Гобәйдуллина янына кергәнче үк барысын да җиде кат уйлап, бер кат кисеп кергән төсле иде. «Әти белән киңәшләшеп карыйм әле, ул ни әйтер», - дип, якындагы телефон будкасына атлады.
Эш көне күбрәк хуҗалыкта, я булмаса, район тирәсендәге кинәшмәләрнең берсендә үткән әтисен, Рәзилә, бәхетенә, кабинетында туры китерде.
- Әти, Гобәйдуллинада булдым, ике атнадан эш башларсың, ди.
Дарсин Әхмәтзәки улы мәсьәләнең ничек чишелгәнен кызыннан алда белсә дә, зур яңалык ишеткәндәй, куанып:
-Менә яхшы булган, кызым, котлыйм үзеңне, әйттем бит, бар да яхшы булыр дип!
- Рәхмәт, әти! Тик… Мин вазыйфадан баш тарттым.
- Ничек баш тарттың, кызым, син үз акылыңдамы соң? Бар кер яңадан Гобәйдуллинага, ризамын дип, әйтеп чык.
Рәзилә Азаматның аспирантурада калачагын һәм туйдан соң, ул да башкалага китәргә тиеш икәнен әтисенә телефон аша аңлатуны ахмаклык дип санаганга:
- Әти, өйдә сөйләшеп бетерербез, пока, - диде дә, телефон будкасыннан тизрәк чыгып китү җаен карады. Гүя, ул монда бер генә секундка калса да, әтисе аны кире күндерер дә, Рәзилә аның ягына ауганын сизми дә калыр төсле иде.
Автобуста кеше әллә ни күп булмаса да, Рәзилә аулаккарак, иң арттагы урыннарның берсенә барып утырды. Авылга кадәр, очы-кырые булмаган уйларын барлап, киләчәгенә исәп корып, хыял диңгезенә чумып кайтты ул. Хыялындагы диңгез аны йомшак дулкыннары белән назлады, моңа кадәр тоймаган илаһи хисләрдә тибрәтеп, җанын да, тәнен дә саф суларында коендырды. Менә алар Азамат белән аспирантларга бирелә торган бүлмәдә гаилә тормышы башлап жибәрәләр. Азаматы кандидатлык, докторлык диссертациясен яклап профессор була, ә ул, профессор хатыны, үзе яраткан һөнәре – балалар укыту белән шөгыльләнә. Ә ник шулай булмасын?! Үтә дә тырыш, үтә дә максатчан бит аның Азаматы! Кимендә өч балалары булачак, монысы инде гаиләдә бер үзе генә үскән Рәзиләнең иң зур теләге, Азаматы да каршы килмәс! Әкренләп үзләренә аерым фатир да бирерләр, ел саен балалары белән диңгездә ял итәрләр, кинода гына күргән чит илләрне күрерләр…
Автобус Коңгырча тавына күтәрелә башлаганын сизеп, Рәзилә күзләрен ачып җибәрде дә, автобус тәрәзәсеннән карап кайта башлады. Җәй хозурлыгында изрәп: «Күрәсезме безне?» дигән кебек җәйрәп яткан басу-урманнар, аны хыялларыннан бүгенгесенә алып кайттылар.
Әтисе эштән кайтканчы, Рәзилә әнисенә яңалыкларны җиткереп өлгергән иде инде. Дания апа, кызын бүлдермичә, дикъкать белән тыңлады да:
- Белмим инде балам, әтиең ни әйтер, бу эштә мин киңәшче түгел ,- диде.
Иренең эштән кайтып җитәренә санаулы гына минутлар калганын күреп:
- И балам, онытып та торам, ашка токмач кына кисеп бир әле, әтиең озакламас,- диде дә, үзе бакчага яшел суган белән укроп артыннан чыгып китте.
Дарсин Әхмәтзәки улы бүген гадәттәгедән иртәрәк кайтты. Ихтимал, аңа да тизрәк, бүгенге хәлләргә ачыклык кертәсе, нокта куясы килгәндер. Ишекне ачып керү белән, тавык итеннән пешкән, яшел суган, укроп белән тәмләтелгән аш исе борынга килеп тулды. Дарсин Әхмәтзәки улының талчыгып кайткан йөзләренә елмаю йөгерде: «Каршы ала белә дә инде минем хатын, рәхмәт яугыры!»
- Әтисе, бүген иртәләгәнсең дип әйтимме? Әллә тагын чыгып керәсең булырмы?
- Юк, әнисе, бугенгә эшемне тәмамлап кайттым.
Әниле-кызлы йөгереп диярлек өстәл җитештереп алдылар. Аштан соң әтисе, башка вакыттагы кебек газета-журналларга ябешмичә, бая телефон аша өзелгән сүзне ялгап китте:
-Кызым, ронода эштән җибәрүләрен сорап, гариза язгансыңдыр бит?
Рәзилә әнисенә күз төшерде. Ул: «Атаң сорауны сиңа бирде», - дигән кыяфәттә, кызыннан тиз генә карашын тартып алды.
Бер-берсен бик озак аңламады әти белән кыз. Читтән генә тыңлап торган Дания апа, туземлелеге бетеп, дилбегәне үзенең кулына алырга булды.
- Әтисе, кызма әле, монда без белмәгән серләр дә булган, - дип, Азаматка ягылган яла, телефон аша шылтыратып җәфалаулар, эшкә чакырып язылган хатны идарә тарафыннан кире соратып алдырулары хакында сөйләп бирде.
Дарсин Әхмәтзәки улы ирләргә хас битарафлык белән:
-Ну и что! Подумаешь, - дип башта русчалатып башласа да, калганын татарчалатып төгәлләде.
- Эше дә табылыр, аспирантурасын читтән торып укыр, рәхәтләнеп район җиренә кайтмый, шәһәрдә ачка койрык чәнчеп ятарга! Риза түгел икән, минем тупсамны, кыз сорап, атлап керәсе булмасын, шул!
Әтисенең: «Партиянең өлкә комитеты кадәр җирдән шылтыратып, синең кандидатураң турында әйтсеннәр дә, ә син җиңел генә баш тарт, имеш! Юк, мондый әйберләр белән шаярмыйлар, кызым!» - дигән сүзләрен аяк астына салырга теләмичә, Рәзилә ике атна эчендә, комсомол райкомының икенче секретаре вазифасында эш башлап җибәрде.
Эшнең асылына төшенеп йөргән көннәрдә, куен кесәсәнә кызыл дипломын салып, авылга Азамат кайтып төште. Ул Рәзиләсенең, аңа берни әйтми, яшертен генә мондый адымга баруын аңлап бетермәсә дә, туйдан сон икәүләп калага китәчәкләренә йөз процент ышангангамы, әллә ни әһәмият тә бирмәде.
Тик кыз сорарга килгәч, Дарсин Әхмәтзәки улы ризалыгын бирергә ашыкмады. Иң беренче шарт итеп ул, Азаматның үзләренә эшкә кайтуын, Рәзиләнең эш карьерасын бозмавын куйды. Ничек кенә сөйләшмәсеннәр, бер айдан килен-кияү, кода-кодагый булырга торган кешеләр, ул кичне уртак фикергә килә алмадылар.
Икенче көнне Олимпиаданы ябу тантанасы булды. Кичке сәгать тугызда шарларга эленгән Олимпия-80 талисманы Миша елый-елый акрын гына һавага очты. Телевизор каршында утырган Азаматның күзләре яшь белән тулды. Әйтерсең, көрән аю баласына ияреп аның Рәзиләгә булган хисләре дә каядыр күзгә күренмәс күкләргә ашты.
Сентябрьдә Азамат аспирантурага укырга киткәч, башы-аягы белән комсомол эшенә чумган Рәзиләдән бер генә җөмләдән торган хат килеп төште. «Мин сиңа беркайчанда кияүгә чыкмаячакмын, башкача шылтыратма да, килеп тә йөрмә», – дип язылган иде анда.
Эш сәфәрләренең берсендә Азамат булачак хатыны белән танышты. Сәкинәгә кыз фамилиясен да алыштырырга туры килмәде – ул да Халикова булып чыкты. Азамат Мирхәт улы сөйләгәндә, иренә елышып утырган мөлаем ханымга карап:
«Бәхет серен белә торган хатын», – диясең.
«Сәкинәм кебек хатыным булмаса, докторлык диссертациясен яклау, хөкүмәт эшен алып бару авырга туры килер иде. Бигрәк тә районда яшәгән чагында. Ул вакытта йорт-хуҗалык эшләре дә, балалар да анын жилкәсендә булды, житмәсә үзе – мәктәптә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары».
Рәзиләнең алдагы язмышы бик кызыксындырса да, сорарга кирәк тапмадым. Сәкинә ханым, минем уйларны укыгандай: «Рәзилә белән бер коллективта эшләргә туры килде. Партия, комсомол беткәч, ул район үзәгендәге мәктәпкә укытырга күчте», - дип, әйтеп салмасынмы! Менә бит, кинода гына була андый хәлләр, дип уйларга күнеккәнбез, югыйсә. «Йә, йә, нинди мөнәсәбәтләрдә булдыгыз, кияүгә кайчан, ниндирәк кешегә чыкты?», – дигән сорау авызымны тишеп чыгардай булып, тел очымда кайный. Сәкинә ханым шуны сизепме, сүзен мин кызыксындырган дулкында дәвам итә. «Аңа өйләнергә теләүчеләр күп булды, бар яклап та килгән кыз иде бит ул. Тик ул ашыкмады, үзенә тиң ярын, өр-яңадан туачак мәхәббәтен көтте. Ире - дипломат, чит илдә яшиләр». Азамат Мирхәт улы: «Аларны үзеңнең таныштыруыңны, ире - синең бертуганың икәнен әйтергә онытма, Сәкинәм», - дип өстәгәч, кино бетмәгән икән дидем. Тамакка язган аш теш ватып керә дигәндәй, бәхет дигәне дә шулайрак, бугай. Никадәр генә каршылыклар булмасын, ул барыбер морадына ирешә, сабыр булып, көтә белергә, алга барырга гына кирәк.