Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
25 февраль 2019, 15:03

Югалту

Юл читендә авыл апасы басып тора. Авылдан икәнлеге каян күренә дисезме? Башына яулыгын ябынган, үзе нигәдер, нәрсәдәндер уңайсызланган кебек тә. Кайсы ягы беләндер, инде бакыйлыкка күчкән анама охшаттым мин аны һәм машинамны юлдан читкәрәк чыгарып туктаттым.

–Апа, кая барасыз? – дидем, ишегемнән башымны тыгып кына.
Ул тартынып:
–Дүртөйле ягына бармыйсыңмы, улым? – дип, минем тарафка атлады.
–Утырыгыз, апа, аннан да узып китәм әле, барыр юлым ерак минем.
Күзләремә сынаулы карашын ташлап, ул ипле генә кереп урнашты һәм күлмәк итәкләрен тезенә кат-кат тартып, кулы белән ябешкәндәй, ишек тоткасын нык итеп кысып утырды. И бу авыл апалары! Аларның каядыр барырга кирәге чыкса юлдагы үткенче машинага утырырга өркүләрен, чит ир кеше кырында котлары очып баруларын нәнәемнән, әниемнән мин дә ишетеп үскән авыл малае бит. Нишләтәсең инде, тартынгач-тартыналар, чит ир-аттан шикләнгәч-шикләнәләр инде, авыл апалары бит алар! Бөрешеп кенә, тын алырга да куркып утырган 55 яшьләр чамасындагы ханым алдында үземне кечерәк итеп күрсәтергә теләп, ихтирамлы тавышым белән, сак кына:
–Апа, Дүртөйлегә кемнәреңә барасың соң? – дип эндәштем аңа.
–Юк, улым, бармыйм, кайтам мин анда.
–Кунакка килгән идегезмени бу якка?
–Эйе, кунакка килгән идем.
–Озатып куючы булмадымыни, апа?
–Юк, апаем. Улымны югалтып кайтып барам мин, – диде ул, кисәк күңеле тулып, һәм түгеләсе яшен чак тыеп калды.
Ай-ай, кайгы кичерде микәнни бу апа, анамны жәлләгәндәй, кызганып карадым бу юлы аңа. Апам, көтмәгәндә, ни өчендер күңелен бушатмакчы иттеме:
–Малаем утызы тулып узгач кына өйләнде минем. Менә бүген никахларының биш еллык бәйрәменә килгән идем. Күңелләре булсын дип, ун меңлек кенә булса да телевизор бүләк иттем. Күчтәнәчкә каклаган казымны эләктердем. Төштән соң, автобуска утырып, кодагыйларга килеп җиткән идем инде. Бәйрәм итәбез дип, урман акланына, табигатькә бардылар. Кодагыем тиешле кеше дә чыкты... Киленем дә улым яшендә, үзләре әйбәт яшәгән төсле, иншалла. Артык йомшак, тәмле телле килен эләкте дип шатландым. Минем белән бик сөйләшеп бармый да соң... Ярар, иренә йомшак булгач, шул инде, ана кеше өчен. Улымны ялгыз тәрбияләп үстердем шул мин. Дүртөйле янындагы авылданмын. Ата-анамнан борынгы йолаларны ихтирам итәргә өйрәнеп үскән кешемен. Улым туганнан башлап, аңа бәхет сорап яшим әкрен генә. Шөкер, укыды, кеше булды, эше бар! Шәһәрдә яшиләр. Машина, фатир алдылар. Киленгә анасы кырында рәхәттер инде, улымны безгә бик алып кайтмый шул. Без, киләбез, диде улым, синең янга әни киләбез генә, диде берчакны. Балам, ир бала туган нигезенә, анасы янына кайта ул, алай сөйләшмә, инә кеше үлгәнче кайтасың әле минем янга, дидем. Малайлар кайта, кызлар гына кияүгә чыккач аналары янына киләләр. Иркәләнеп кенә, хатыны да, без хәзер, үз фатирыбызга гына кайтабыз, ике якка да киләбез дип сүзгә кушылды. Авыз ачып, бер сүз әйтмәдем киленгә шунда, эчемнән генә нидер өзелеп куйгандай булды. Улыма җавабым шушындый иде, тәрбия күрмәгән кеше кебек сөйләшеп тора! Кайтмасалар, кайтмаслар, үзләре генә әйбәт яшәсен! Әмма, йөрәгем, ниндидер безнең гаиләгә ят булган тәрбиясезлек белән очрашып бөреште, кысылып калды...
–Апа, улыгыз кая булды соң? Кайгыларга салмагандыр бит? – тавышымның кызганулы яңгыравыннан үземнең дә тамак төбенә нидер килеп утырды.
–Элек-электән, балам, безнең халык хатынның инәсенә “әби” дип эндәшкән. Улым, син дә шулай әйт, зинһар дип үтенә идем, берчак барыбер өйләнерен исемдә тотып. Әле былтыр да, кем дип дәшәсең кодагыйга дип сорагач, әби дип инде, инәкәй, әни малай кеше өчен берәү генә була ул, дигән иде. И рәхәт булды шулчак, апаем, авырлык белән, авыл тормышы белән көрәшеп, ялгызым үстергән улым, бабайлар йоласына тугры калган бит. Улымның миңа карата рәхмәте булып яңгыраган иде шул сүзләре!
–Апа, без уйлап чыгарган әйбер түгел бит, дөрес. Килен килә, ул – өйләнә. Безнең бу йолабызны бутамаска кирәк, уйлап карасаң мәгънәсе тирән бит аның. Мин дә өнәмим, кияүгә чыккан киленнәр кебек, ир-ат үзенең горурлыгын җуеп, килешмәгәнне. Ир кешенең кыйммәте шул вак әйберләрдән үсә һәм тапталырга да мөмкин шул, – дидем уйларга бирелеп, сикәлтәле юлдан күземне алмыйча.
–Кодагый белән акланда, түшәлгән табын артында урын алып сөйләшеп утырабыз, шулай. Балалар, башка эссе дә ярамый, кичкә авышкан җил дә башны кисә ул, яулыкларыгызны бәйләгез, улым, синең башыңа бармы, алырга онытмадыңмы дип, үземнең простуй яулыгымны башыма бәйләп куйдым. Кодагый, миңа кирәкми, юк-юк, мин бәйләмим, дип ашыга-ашыга әйтеп салды. Чәчен пөхтәләп кистергән-буяткан шуңадырмы, ул тәкъдимемне кире какты. Я, ярый, башы белән интекмидер, дип уйладым. Бәй, авызына күп итеп, кызыл иннек яккан, яшьләрдәй бизәнгән-төзәнгән бу. Бик яхшы, үзен карап йөрткәч, тик буянып-сыланып кына эчке тәрбиясезлекне яшереп булса икән ул! Артык күп сылану килешмәгән эш олы кешегә, өлкәнәйгән саен тыйнаклык чибәрли кешене. Тар чалбарыннан чыгып торган носкисыз тәпиенең баш бармагына күзем төште. Катлы-катлы кызыл буяу буяган да буяган, калын итеп үскән тырнак гөмбәчекләре кер белән укмашкан, моңа да игътибар итмәс идем, олы кешеләрдә була торган сынаулы караш барлыкка килгәнен сизә башладым үземдә, картаям бугай, апаем, инәйләрчә йөрәк тәҗрибәләп, һәрнәрсәне аңнан үткәреп кабул итә. Шулай әбиләребез рухы уянып, акыл-тәрбиябезне бала-оныкларыңа җиткерү мәленә аяк бастың дип әйтүеме... Итагатьле кеше алты яшендә дә төпле була, ана сөте белән керергә тиеш тә бит...
–Ә улыгыз кая булды соң? – дидем, түземсезләнеп.
–Ул учакта ит кыздырып, табынга китереп куйды. Барыбызга да эндәшеп, кемгә исеме, кемгә апа-апай дип. Кодагыйны исемләми, нигәдер аңа эндәшми кала! Әллә ачу саклыймы шулай, араларыннан кара песи үтмәгәндер, Алла сакласын дип, улым, нигә кодагыйны исемләмисең, әбиме, әниме дип, аны да кыста, хәтере калыр дидем. Ул учакка, табан китте. Кодагый миңа, “әни” дип аһ итеп тора киявем, әни дигәч бигерәк приятны, дип куанычы белән уртаклашты. Мин бит әле яшь, әби түгел, яшь кешегә әби дип әйтмәс инде, дип тә өстәде... Кодагый, утыз яшьлек балаларны өйләнештергәч, яшь түгелбез инде... Миннән ике яшькә генә бәләкәйсең бит. Кырыктан узгач, элгәре, әбиләребез кәфенлеген әзерләп куйган, намазга баскан. Без хәзер илледәге корткалар шул, кодагый, дидем. Улым, сине әби дип йөртәм дигән иде бит. Кодагый, мәҗбүрәләмәгез аны, әби дисен, йола буенча. Нигәдер, күңелем елап, риза булмам, дидем. Кайткан вакытларында әзерәк безгә дә җибәр, кодагый, балаларны, дип әкрен генә сүземне дәвам иттем. “Юк, ун көн бездә торалар, ун көн сездә”, – диде. Бәй, улыма хуҗа булган, кызыннан дрессировать иттертә икән бу малаемны. Сынаганым бар иде, болай ук мәгънәсез гаиләдер дип уйламаган идем. Килендә биш ел буе күзәтеп килгән анасының тискәре тәрбиясез “тәрбия” үрнәкләре аңымнан яшен тизлеге белән чагылып үтеп китте. Фатир алгач, куанып менә минем туган көнемә, юбилеема нинди зур бүләк, дигән идем шатланып. Шушы шатлыклы хәбәрдән дә зуррак бүләк була мени соң хәзер безгә дидем. Хатыны яныннан, ишегалдыннан гына чыгып, урап кергән улымның йөзе качкан. Нигә кисәк, болай кара янып төште соң әле балам димен. Сөйләшергә өйрәнмәделәр инде, дип малаемның әйтеп куйганыннан соң гына, бүләк – яхшы хәбәрне, хатынының фатирны инәңнең туган көненә алмадык бит, дип аны “пешереп” керткәнен аңлап алдым. Мине анда бәйләп алып барсалар да нигезкәемнән аерыласым юк бит инде. Тискәрегә бөгеп аңлап булмый иде бу сүзләремне, туган көннәремә шатлыклы хәбәрләр җиткереп торың, оныкларым туган изге хәбәрне дә ишетергә насыйп булсын дип әйткән идем бит. Заманасы нинди бит, үзем аларга булышалсам ярар иде дип кенә уйлап йөримен, апаем. Бернәрсәгә гътибар итмәдем, якты йөзем, игелек тулы җаным булды, йөрәгемне бирердәй, һәрвакыт бәхет кенә юравымны белдем, балаларым бит алар минем. Бүген дә, минем авызымнан үгет-нәсихәт чыгарга тиеш түгеллегемне, мин чит икәнлегемне сиздереп-сиздереп тордылар, юкса. Сүзләремне кабул итмәгән кодагый, урыныннан сикереп торып, кызы белән улым янына очып барып җитте. Килен, “бүгеннән үк подаю на развод”, дип кычкырды. Улым, нигәдер, миңа акаеп, “минем хатынга сүз әйтәсе булма”, дип әллә акырды, әллә тавышы ысылдап чыкты. Ул кодагый белән хатынын иномаркасына утыртты да, кайттылар да киттеләр. Менә, апаем, җәяүләп, юлга чыгып бастым. Бигерәк оялам шул, юл читендә басып, машина көтеп торырга, бәләкәйдән...
–Чынлап, ташлап киттеләрме? – мин, ул ир актыгының ипи шүрлегенә менеп төшәргә әзер булып, ярсыдым.
–Әйе. Хәйдәр бер яшьлек чагында исерек әтисе, инәйләрдән бәрәңге күмешеп кайтып барганда, күрше авыл зираты янында мотоциклыннан безне төшереп калдырып, шулай кайтып киткән иде... Жәлләр, кире борылып килер дип өметләндем. Баланы күтәреп менә шулай юл читенә чыгып бастым. Тик өебезгә башкача кайтмадым, караңгыда кул баласы белән ташлап калдырылган кеше бит мин. Менә, улым – бүген ташлап калдырды. Ни кадәр генә кадерле булса да, ул хәзер минем өчен юк! Иң кадерле кешем, газиземнең миңа ялганган күренмәс мәңгелек тамырына да балта чабып була икән – минем өчен ул юк, бәлки, булмагандыр да... Үлгәч тә кайтмасын, йөземне ачып карамасын ул минем...
Апа елады, тыелып, күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышса да, ана күңеле чит кеше кырында, хәзер тартынмыйча түгелде. Ела, ана, күңелеңдәге юшкыннар чыгып бетсен! Дөнья ялгызлар өчен дә бетми ул, курыкма... Өметләр багълап үстергән улың, бүген әтисе хатасын кабатлаган. Апаны әллә нинди юату сүзләре әйтеп тынычландырырга теләдем, гүя минем инәкәемне кыерсытканнар... Нәнәем, инәкәйнең рухы бу татар апасына ялгангандыр, ул ир заты аларны да рәнҗеткәндер төсле булды миңа. Эй, авыл апалары, газизләрем минем... Мин бары, көчкә телемне әйләндерә алып, аңа:
–Алла ташламасын, апам сине, – дип кенә әйтә алдым. Ә алда кеше гомере сыман сикәлтәле, үзенең тукталышлары белән ымсындыручы бормалы һәм бетмәс юл ята иде.
М. Әхмәтҗанова.