Күмер салып, самаварын куеп җибәрде. Бүген Рәүзә апа өчен зур бәйрәм: улы Фәритнең юбилее – исән булса 50 яшь тулыр иде... Бәйрәм көнне генә кия торган күлмәген алып киде. Сандыктан төенчеген чишеп, улы бүләк иткән ал яулыгын бәйләде. Елына бер тапкыр гына бәйли Рәүзә апа бу яулыкны, улының туган көнендә генә. Җитез хәрәкәтләр белән өстәл әзерләде. Улы Фәрит яраткан бәрәңге кыстыбые, коймак, чүпрәдән салынган икмәк, кызыл эремчек, төрле кайнатмалар куйды, аш салып җибәрде. Токмачлы ашны бигрәк ярата иде Фәрите...
Рәүзә апа кабат сандыгын ачты. Калтыранган куллары белән Фәритнең соңгы тапкыр кигән шакмаклы күлмәген кулына алды. Күлмәк җиңнәрен һәрвакыт сызганып куя иде улы. Ана улының күлмәген күкрәгенә кысты, битләренә терәп иснәде дә, кире урынына куйды. Рәүзә апа Фәритнең зурайтылган рәсеме каршына килде. Рәсемнән кара бөдрә чәчле улы елмаеп карап тора.
– Туган көнең белән, улым, –диде ул күз яшьләре аша. Шул вакыт тамагына төер килеп утырды. Ачы кайгы утларында янган ана тукталып калды, йөрәге әрнеде. Бала кайгысыннан авыр кайгы бар микән ул дөньяда?! Даруларын эчеп, диванга барып утырды. Хәтер йомгагын сүтеп, үткәннәрне искә төшерде...
Рәүзә апа Фәритне ялгызы тәрбияләп үстерде. Тормыш иптәше Салих каты авырудан вафат булганда Фәриткә өч яшь иде. Яучылар сорап килсә дә, кире борды ул аларны. Беркемне дә иш итмәде үзенә. Бар гомерен, яшьлек елларын бердәнбер улы Фәриткә багышлады. Тәртипле, тәрбияле булып үсте улы. Урта мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң Уфадагы төзелеш техникумына укырга керде. Һәр ялны әнисе янына авылга кайтып йөрде.
Әнисенә авыр булмасын дип, техникумда укыган вакытта төннәрен йокламый сызымнар сызды, проектлар төзеде, вагоннар да бушатты. Җәйге ял вакытында колхозда тракторчы ярдәмчесе булып эшләде. Диплом алганнан соң авылда әти нигезенә барлык уңайлыклары булган зур йорт салу һәм яраткан кызы Сәлимәгә өйләнү иде хыялы.
Студент еллары сизелми дә үтеп китте. Кулына диплом, әнисенә ал яулык, күчтәнәчләр алып кайтып җитте Фәрит.
– Әни, бер яңалык әйтсәм, ачуланмыйсыңмы? – дип сүзен башлады Фәрит.
– Юк, улым, ачуланмыйм, әйт, нинди яңалык? – дип кызыксынды Рәүзә апа. Яратып йөргән кызы Сәлимәгә өйләнәдер дип уйлады ана шатланып.
– Әни, мин үз теләгем белән хәрби хезмәткә китәм...
Ананың йөрәге “жу” итеп куйды.
– Нәрсә сөйлисең, улым, дөньялар да тыныч түгел, әлеге вакытта үз теләге белән беркем дә хәрби хезмәткә барырга атлыгып тормыйдыр, – диде Рәүзә апа шомланып.
– Кайгырма, әни, ике ел үтә дә китә ул, армиягә бармаган егет – егет мени ул? – дип юатты Фәрит әнисен.
Улының теләгенә каршы килә алмады ана. Рәүзә апа изге теләкләр теләп, Сәлимә көтәргә вәгъдә биреп, Фәритне армиягә озаттылар. Егет кайнар ноктага – Әфганстанга эләкте. Хатлары килеп торды, кайвакыт берәр айга югалып та ала иде. Рәүзә апа аның һәр килгән хатын җыя барды. Әле дә шул хатлары булган, Рәүзә апа шуларны укып күңелен юата...
Язмыш, нигә син мәрхәмәтсез? Кайтырга дүрт ай калгач, Фәрит тигезсез көрәштә батырларча һәлак булды. Аның гәүдәсен цинк табутта кайтардылар. Табутны ачтырмыйча, йөзен дә күрсәтмичә җирләделәр. Ак өметләр, ал хыяллар белән яшәгән егетнең язмышы челпәрәмә килде. Кайгы утында янган ананы юату өчен сүзләр табып буламы соң? Яраланган йөрәкне дәвалар өчен дарулар да юк бит...
Фәритттән башка тормышны күз алдына да китермәгән Сәлимә дә бу кайгыны авыр кичерде. Дөнья беткән, кояш сүнгән кебек булды.
Авылга кайткан саен Рәүзә апаның хәлен белеп торды ул. Сөйләшеп сүзләре бетми иде. Кияүгә чыгарга да ашыкмады. Рәүзә апа: “Үлгән артыннан үлеп булмый, кияүгә чыгу турында уйларга кирәк”, – диде бер очрашуларында. “Фәрит бер дә исемнән чыкмый бит, аның кебек егетне очратсам, һичшиксез чыгам”, – дип җаваплады кыз. Тормыш җилләреме, язмышмы Сәлимәне чит җирләргә – Италиягә алып китте. Яраларны вакыт дәвалый, диләр бит. Шунда кияүгә чыгып, ике малайга гомер бүләк итте. Сирәк кенә кайтып, әти-әнисенең хәлен белеп китә. Рәүзә апаны да онытмый...
И, бу каһәрле сугыш! Бер гөнаһсыз, бердәнбер баламны нигә алдың? Мин бит улымның гаилә корып, балалар үстерүен күрә алмадым, нәнәй дип эндәшер кешем дә юк бит минем...Минем дә оныклар сөясем килә. Кем гаепле бу сагышларга, әйтегез, кем?!
Ананың йөрәге кабат сыкрады. Тыны кысылды, һава җитмәгән кебек булды. Ул бакчага чыкты: ни күзе белән күрсен, кашкарыйлар чәчәк аткан бит! Ел саен улының туган көнендә чәчәк аталар алар. Фәритнең яраткан чәчәкләре алар. “Алар бит озын гомерле, кар яуганчы ямь биреп утыралар”, – ди иде ул.
Чәчәкләрнең башыннан сыйпап, су сибеп йөргәндә, капка төбенә машина килеп туктады. Рәүзә апа кулын каш өстенә куеп кунакларны танырга тырышты. Сәлимәнең: “Әллә танымадың инде, Рәүзә апа?” – дигән ягымлы тавышын ишетеп сөенеченнән егылып китә язды. Ике малай да килеп Рәүзә апага сыенды. Читтә кыенсынып кына чандыр гәүдәле, кара бөдрә чәчләренә язмыш җиле ак кыраулар салган 50 яшьләрдәге ир елмаеп басып тора. Ул Рәүзә апаның бердәнбере – Фәритне хәтерләтә иде. “Сәлимә тапкан Фәриткә охшаган кешене”, – дип шатланды ана күңеле...
“Бу – минем ирем Эудженио, балаларымның әтисе. Кулыннан килмәгән бер эше дә юк. Яхшы кеше ул, без монда бөтенләйгә кайттык. Рөхсәт итсәң, шушы нигезгә Фәрит проекты белән йорт салып, бергәләшеп яшәрбез”...
Таш булып каткан ананың йөрәге эреп, сулышы иркенәеп китте. Тамак төбенә килеп төелгән төер дә юкка чыкты. Рәүзә апаның күзләреннән кайнар яшьләре тәгәрәде. Бу – шатлык яшьләре иде... Бу тамашаны күзәткән Фәритнең яраткан гөлләре – кашкарыйлар да бәхетле елмаеп күзләрен йомдылар. Димәк, тормыш дәвам итә. Кашкарыйлар бит озын гомерле...
Митрә-Әюп авылы, Чакмагыш районы.