Барлык яңалыклар
Әллә язмыш, әллә ялгыш..
2 февраль 2018, 12:35

Караңгы дөньяның бер нуры кебек иде

Хаҗип җизнәй белән Кәнзия апаның рухларына багышлап үткәрелгән Коръән мәҗлесендә хатирәләрне барлап, сөйлисе килгән сүзләрем.

Кәнзия апа безнең әтинең ике туган сеңлесе иде. Без гел аралашып, күршеләр булып яшәдек. Шуңа күрә Хаҗип җизнәй белән Кәнзия апа әти-әнидән соң безгә иң якын кешеләр булдылар. Алар өйләнешкәндә мин әле дүртенче сыйныфта гына укый идем. Алар икесе дә югары уку йорты бетергәннәр, берсе – математик, берсе – химбиолог. Туймазыга эшкә урнаштылар, атна саен кайтып йөрделәр. Кәнзия апаның әнисе белән апасы икесе бергә яшәделәр. Хаҗип җизнәй иртә дөнья куйды. Хәзер 25 ел үтте инде. Ә Кәнзия апага, берүзе калгач, Уфага уллары янына күченеп килде. Вакыт үтү белән Кәнзия апаның авылдагы әнисе белән апасы картайдылар, үзләрен үзләре карый алмый башладылар. Кәнзия апага алар янына кайтырга туры килде. Аларны бер-бер артлы кадер-хөрмәт белән соңгы юлга озатты. Авылдагы нигезне үз кулына алды, абзар-кураларны, йорт-җирләрне, мунчаны төзекләндерде. Улы Рәзиф тә атна саен кайтып йөрде, барлык эшләренең уртасында булды. Кәнзия апаның ул вакытта әле җегәрле чаклары иде. Аларның хуҗалыклары иркен, яшелчәләр, җимешләр үстерделәр. Күпләрнең ике күрше арасындагы койма буена кычыткан үсә торган була, Кәнзия апа аларны төпләп бетереп, алар урынына карлыганнар утыртып чыкты. Карлыганнар өлгергәч, җыеп туганнарга таратып йөри иде.
Таратып йөри иде дигәннән, безнең авылда 300гә якын йорт бар. Кәнзия апа шуларның һәрберсенә кереп дини китаплар таратып чыга иде. Кайберләренең өстәлендә өчәр, дүртәр дини китап күрәм дә, ачып карасаң – Кәнзия апаның язуы бар. Ул болай гына таратмый, дин турында әңгәмәләр кора иде, дөнья сүзләре сөйләми иде.
Кәнзия апа Коръән ашларына, мәет озатырга йөрде. Шуннан җыелган акчага пенсиясеннән өсти иде дә Уфага барып дини китаплар төяп кайта иде. Коръән ашларында хәергә дини китаплар тарата иде. Кәнзия апа күркәм холыклы булды, кешеләргә игелек, изгелекләр кылып, киңәшләр биреп, ярдәм итәргә тырышып яшәде.
Бәләкәй чактан Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ихластан ышанып үскән кеше иде ул. Аның ата-бабалары барсы да мулла, мәдрәсәләр ачып шәкертләр укыткан кешеләр булалар, хатын-кызлары абыстайлар булып кызларга белем бирә. Безнең авыл беркайчан да динсез булмады, әлеге вакытта да 6 хәзрәт-муллабыз бар. Яшьләребез дә дин юлына басып торалар.
Соңгы елларда Мөэминә апам белән аның янына еш бардык, гел дини темаларга сөйләшә идек. 80 яше тулгач ул: “Минем яшем җиткән инде, көнем генә җитмәгән, хәзер минем эшләрне сез башкарырга тиеш”, – диде. Шуннан ике елдан соң ахирәткә күчте. Без аның хәле бетә барганын сизә идек. Ул сызланып ятмады, Аллаһы Тәгалә изге күңелле булганы өчен авыртыну, сызланулардан саклагандыр. Улы Рәзиф әнисенең чирләп йөргәнен сизмәде дә. Үзе дә әйтмәде. Соңгы атнасы җиткәч кенә Рәзифне чакыртып кайтарды. “Соңгы истинҗамны да үз аякларымда йөреп үзем алып дөнья куйсам иде”, – дип теләде һәм теләге кабул булды.
Кәнзия апа авылыбызның бик абруйлы, тәрбияле, күркәм холыклы кешесе булды. Хаҗип җизнәй дә бик акыллы, тәртипле кеше иде, алар пар килгәннәр иде. Уллары Салават белән Рәзифкә күркәм тәрбия, югары белем бирделәр. Кәнзия апа Аллаһы Тәгаләдән улларына, оныкларына, кода-кодагыйларына һәм барлык туганнарына сәламәтлек, җан тынычлыгы, тыйганнарыннан тыелып, кушканнарын үтәп, кешеләргә игелек, изгелекләр эшләп яшәүне сорый иде. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышанып, биргәннәренә шөкер итеп, рәхмәтле булып, “мин бакыйлыкка күчкәннән соң Коръәннәр укытып, безгә атап хәерләр биреп, догалар җибәреп торучы балалар, оныклар үстереп өлгереп булса иде”, – ди иде...
Лена Хәбирова.
Туймазы районы,
Ярмөхәммәт авылы.
Читайте нас: