Барлык яңалыклар
Коронавирус
14 декабрь 2023, 11:09

Коронавирустан үлемнәр һаман теркәлә...

Республикада коронавирус инфекциясеннән тагын  (атна дәвамында бу - икенче очрак) бер үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итәләр.

Ведомствода белдерүләренчә, бүгенге көндә республикада соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 418 яңа очрагы теркәлгән. Стационарларда бүгенге 271 кеше дәвалана, шуларның 177се – өлкән яшьтәгеләр. 3 871 кеше  амбулатор дәвалана. Шул исәптә 60 яшьтән 1 861 кеше дә бар. Соңгы тәүлектә “таҗлы” вирустан 562 кеше дәваланып чыккан. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: