Барлык яңалыклар
Коронавирус
9 ноябрь 2023, 13:10

Коронавирусның "пирола" төре бездә дә тарала башлаган

Альфа, бета, гамма, дельта, омикрон...

Русиядә  коронавирусның “пирола” яңа төрен йоктыруның 10 очрагы теркәлгән. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр итте. Ул шулай ук илдә бу штаммның таралуы көтелә, диде. Гәрчә әлегә бар теркәлгән очраклар  читтән кергән булса да.

“Илдә “пирола” йоктыруның 10 очрагы ачыкланды. 3 ноябрьгә кадәр без бу вирусны теркәмәгән идек”, – ди Анна Попова.

Ведомствода билгеләүләренчә, COVID-19ның яңа штаммының өч очрагы Мәскәүдә теркәлгән, җидесе – Санкт-Петербугта. “Пирола” белән авыруның тәүге очраклары быел августта Франциядә теркәлгән иде. Арытаба бу штамм Дания, Израиль, АКШ, Бөекбритания, шулай ук Көньяк Африка илләрендә таралган.

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы вирусның бу төрен күзәтү астына алган. Төрле мутацияләр кичергәч, ул ныграк йогышлыга әйләнгән.

Анна Попова сүзләренчә,  коронавирусның “пирола” төрен  йоктыручылар чирне  катлаулы кичерми.

Роспотребназор башлыгы вирус йоктырганның беренче көннәре авыр, югары температура белән үтәргә мөмкин, дип кисәтә. Ул сәламәтлеккә игътибарлы булырга, битлек кияргә, чирли башлаганны сизгәч тә, инфекция таралуга юл куймас өчен өйдә калырга киңәш итә.  

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: