Барлык яңалыклар
Коронавирус
11 Май 2023, 20:21

Ковид бетте?..

Дөнья буенча кертелгән COVID-19га бәйле гадәттән тыш хәл тәмам.

Ковид бетте?..
Ковид бетте?..

Бу хәбәрне күптән көттек. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 2020 елдан дөнья буенча кертелгән COVID-19га бәйле гадәттән тыш хәлнең тәмамлануы турында хәбәр итте. Бу хакта үзенең “Вконтакте” битендә Максим Забелин язды.

2020 ел башыннан Башкортстанда коронавирус белән авыруның  366239 очрагы теркәлгән, иң күбе 2022 елга туры килә – 221861 очрак. Барлыгы республикада коронавирустан 6055 кеше вафат булган.

Чир белән көрәш бик күп табибларны, шәфкать туташларын һәм волотерларны берләштерде. “Кызыл зона” режимы безне оператив эшләргә өйрәтте.

Пандемия сәламәтлек саклау системасына җитди сынау үткәрде. Без логистиканы, чирлеләрнең маршрутизациясен, табибларның дежур тору график үзгәртеп кордык. Өч ел эчендә Башкортстанның ковид-госпитальләрендә 45 меңнән артык кеше дәваланып чыкты.

Хәзер дөньяда һәм илдә яңа проблемалар. Һәм без аларга әзер.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: