Барлык яңалыклар
Коронавирус
13 гыйнвар 2023, 10:02

Коронавирусның "кракен" төре. Нинди ул?

Моңа кадәр "дельта", "омикрон" иде...

Ә.Бикмурзина
Фото:Ә.Бикмурзина

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова моңа кадәр  COVID-19ның икенче геноварианты белән авырганнан соң яисә вакцинациядән  соң формалашкан иммун яклау гына “кракен” белән очрашканда җитмәскә мөмкин, дип белдерде. Ул русиялеләргә сәламәтлекләрен кайгыртканда сак булырга чакырды.

Исегезгә төшерәбез, кичә Роспотребнадзор илдә коронавирусның яңа “кракен” штаммы теркәлүен таныды.

Әйткәндәй, төбәктәге Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча,  бүгенге көндә республикада коронавирусның “кракен” штаммы теркәлмәгән.

“Кракен” югары үлем очраклары белән аерылып тормый, авырулар башка штаммнарга караганда аны авыррак кичерә дип тә булмый, шулай да аның йогышлылыгы югары һәм ул бик тиз тарала.

Чыганак: UfaTime.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: