Барлык яңалыклар
Коронавирус
1 декабрь 2022, 22:30

Коронавирусның яңа төре чыккан, ди...

Дельта булган иде, омикрон да булды. Бусы ниндие икән?

bashinform.ru
Фото: bashinform.ru

Башкортстанда COVID-19ның “цербер” дип аталган яңа штаммы белән авыру очрагы теркәлгән. Бу хакта төбәкнең Роспотребнадзорында хәбәр итәләр. Ведомствода белдерүләренчә, бу  әлегә безнең төбәктә рәсми рәвештә теркәлгән бердәнбер очрак.  

Моңа кадәр Русиядә коронавирусның “цербер” штаммының ике вариантын ачыклаганнар. Башка штаммнардан аермалы буларак, аның йогышлылыгы бик югары.

БРның Сәламәтлек саклау министрлыгының 1 декабрь мәгълүматлары буенча,  узган тәүлектә республикада 166 кеше коронавирус йоктырган, 163 кеше терелеп чыккан.

177 кеше стационарда дәвалана, алар арасында 165 кеше  – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.

2125 кеше амбулатор рәвештә дәвалана. Шуларның 602се – өлкән яшьтәгеләр.

Исегезгә төшерәбез, РФнең координацион үзәге мәгълүматлары буенча, ноябрьдә Башкортстанда коронавирус белән авыру очраклары арту күзәтелгән.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: