Барлык яңалыклар
Коронавирус
25 ноябрь 2022, 17:33

Коронавирустан соң хәтер начарая

Бу вирусны йоктырып авыручыларның күбесе хәтер начараюга зарлана.

Коронавирустан соң хәтер начарая
Коронавирустан соң хәтер начарая

Галимнәр хәтерне яхшыртучы ризыклар исемлеген атадылар. Күпчелек җимеш һәм яшелчәләрдә, шулай ук ​​чәй һәм шәрабта булган антиоксидант флавоноллары булган ашамлыклар ашау хәтерне яхшыртуга ярдәм итә ала икән. Бу нәтиҗә Чикагодагы Руш университеты галимнәре тарафыннан ясалган.

Флавоноллар фитохимик флавоноидлар классына керәләр, үсемлек пигментларында табылалар һәм кеше сәламәтлеге өчен файдалы булуы раслана. Алар суган, брокколи кәбестәсе, алма, кызыл йөзем, кара һәм яшел  чәйләрдә, шулай ук ​​кызыл шәрабта күп икән. Тикшеренүләрдә 80 яшьлек 961 ирекмән катнашкан һәм аларда хәтер яхшыру күзәтелгән.

Бу ризыклар өстәлегездә ешрак булсын, дуслар. Мин бу ризыклар исемлеген махсус язып куйдым әле, чөнки хәтер начарайды, онытырга мөмкинмен.

Чыганак: gazeta.ru

Фото:gazeta.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: