Барлык яңалыклар
Коронавирус
20 сентябрь 2022, 13:28

Ковид йоктыручылар тәүлегенә 100 меңгә кадәр артырга мөмкин

Коронавирус арта...

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгында COVID-19 белән авыручылар саны тәүлегенә 100 мең кешегә кадәр артырга мөмкин дип фаразлыйлар. 

«Андый мөмкинлек бар», - дип белдерде ведомствоның баш инфекционисты Владимир Чуланов. Ул прививка ясатырга һәм битлек киеп йөрергә киңәш итә.

«Күпчелек төбәкләрдә авыручылар арта, кайберләрендә ул тотрыклы һәм хәтта кими, ләкин куркыныч саклана», - диде эксперт.

Чуланов сүзләренчә, чирнең авыр формасы куркыныч төркемнәренә керүчеләрдә генә булмаган.

«Үлүчеләр саны буенча август мәгълүматларын анализладык. Үлгәннәрнең абсолют күпчелеге 8 ай элек ревакцинация узган», - дип хәбәр итте ул.

Чыганак: "Татар-информ"

Читайте нас: