Барлык яңалыклар
Коронавирус
18 сентябрь 2022, 15:35

Коронавирус штаммнары 8 ай саен үзгәреп тора

"Омикрон"нан да тизрәк таралучы штамм барлыкка килергә мөмкин, ди..

daytimenews.ru
Фото:daytimenews.ru

Коронавирус штаммнарының үзгәрүе сигез айга бер тапкыр була. Бу хакта Н.Ф. Гамалея исемендәге Үзәк директоры Александр Гинцбургхәбәр итте. 

Ул искәрткәнчә, без ковид пандемиясе шартларында инде ике ел ярым яшибез, һәм бу вакыт эчендә коронавирус өч тапкыр алышынды. Ягъни, штаммнарның үзгәрүе гриппка караганда бераз тизрәк бара.

«Алга таба да шулай булачак, якынча сигез айга бер тапкыр», – дигән Гинцбург ТАСС журналистына.

Ул шулай ук «омикрон»га караганда тагын да йогышлырак штамм чыгарга мөмкин булуы турында кисәтә.

Чыганак: "Татар-информ". 

Читайте нас: