Барлык яңалыклар
Коронавирус
17 сентябрь 2022, 14:18

Янә битлек режимы кертелә...

Кайчан котылырбыз бу зәхмәттән?

Русиянең 11 төбәгендә җәмәгать урыннарында яңадан  битлек режимын үтәү мәҗбүри. Илнең калган төбәкләрендә медицина учреждениеләренә барганда гына битлекләр киеп йөрергә кирәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Төбәк хакимиятләре биргән мәгълүматларга караганда, Архангельск, Белгород, Түбән Новгород, Сахалин, Смоленск һәм Ульяновск өлкәләре, Алтай, Бурятия һәм Тыва Республикалары, шулай ук Байкал арты һәм Хабаровск крайларында яшәүчеләр янә битлек киеп йөри башларга тиеш.

Русия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова 14 сентябрьдә РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуда 50 төбәктә коронавирус белән авыручылар саны артуы турында белдерде.

Ил төбәкләрендә битлек режимы кайтуга карамастан, аны үтәү буенча таләпләр пандемия игълан ителгән чактагыга караганда алар йомшаграк. Мәсәлән, Ульяновск өлкәсендә битлекне транспортта, аптекаларда, социаль хезмәтләндерү учреждениеләрендә кию мәҗбүри. Байкал артында бу исемлеккә дәүләт власте учреждениеләре дә өстәлә.

Алтай Республикасында берничә категория гражданнар битлек кияргә тиеш. Болар: сәүдә, җәмәгать туклануы нокталары, транспорта, МФЦ, банк һәм почта хезмәткәрләре.  Сахалин, Хабаровск крае, Архангельск, Белгород өлкәләрендә  транспортта һәм социаль учреждениеләрдә битлек кияргә кирәк.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: