Барлык яңалыклар
Коронавирус
8 сентябрь 2022, 14:17

Хөкүмәт әгъзалары актив катнаша

Чир китми, каршы торырга кирәк!  

Хөкүмәт әгъзалары актив катнаша
Хөкүмәт әгъзалары актив катнаша

Чир китми, каршы торырга кирәк!

 

“Вируслар һәм салкын тиюдән килеп чыгучы авырулар чоры якынлашты. Шул ук вакытта коронавирус та беркая да китмәде, шуңа күрә ковидтан ревакциналау уздым, грипптан да вакцина кадаттым. Барысын да шулай ук эшләргә чакырам. Коллектив иммунитет кына үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне бу авырулардан сакларга мөмкинлек бирә”, — дип язган социаль челтәрдә Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бадранов.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова да вакциналар кадаткан һәм бу хакта социаль челтәрдә хәбәр иткән:
“Берьюлы ике сезонлы прививканы да ясаттым: грипптан да, ковидтан да. Сәламәтлек теләгез миңа!” — дигән ул.

Сәламәт булыгыз, дуслар!

Хөкүмәт әгъзалары актив катнаша
Хөкүмәт әгъзалары актив катнаша
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: