Барлык яңалыклар
Коронавирус
16 август 2022, 12:42

Битлек режимы янә кертелә...

Бер киеп, бер салып яшәрбез инде шул маскаларны...

sm.news
Фото:sm.news

Бурятия хакимияте бүгеннән республика территориясендә битлек режимы кертә. Ул Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны арту сәбәпле кертелә. 

Узган атнада Бурятиядә коронавирус белән авыручы 1210 кеше ачыкланган. Уртача алганда, бу күрсәткеч илдә дә шул ук темплар белән арта, дип өсти белгечләр.

Республика башлыгының матбугат хезмәтендә бу турыдагы карар бүген, 16 августта чыкты. Битлек режимы барлык җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында карарны имзалаганнан соң кертелә. 

Алтай республикасында яшәүчеләргә дә, Covid-19 белән авыручылар санының кисәк артуы сәбәпле, җәмәгать урыннарында кабат битлек кияргә киңәш ителә. Төбәк башлыгы матбугат секретаре Михаил Максимов журналистларга шул турыда хәбәр итте. 

«Төбәктә коронавирус белән авыручылар саны арта бара. Августның беренче атнасында 390 кеше чирләде, узган атнада 468 авыру теркәлде, үсеш 20 процент тәшкил итте», – дип билгеләп үтте Максимов.

Шул ук вакытта Алтай Республикасында хастаханәгә җибәрелүчеләр саны элеккечә аз, нигездә, авыру җиңел формада уза. Дүшәмбегә булган мәгълүматларга караганда, медицина оешмаларында стационар дәвалауда 37 кеше коронавирус инфекциясеннән , амбулаториядә алты йөздән артык кеше дәвалана.

Чыганак: "Татар-информ". 

 

Читайте нас: