Барлык яңалыклар
Коронавирус
14 август 2022, 11:38

Ковидтан соң кайбер пациентларда тәм һәм ис тою югалу ике елга сузыла

Бу зәхмәттән һаман котыла алмыйбыз бит...

medboli.ru
Фото:medboli.ru

Коронавирус белән авырганнан соң кайбер кешеләрдә тәм һәм ис сизмәү озак сакланырга, кайбер пациентларда ике елга сузылырга мөмкин.

«COVID-19 инфекциясе белән авырганнан соң тәм һәм ис сизмәү проблемалары булган кешеләрдә алар тулысынча торгызылачагы турында әйтүе кыен», - диде журналистларга Роспотребнадзорның Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының директоры урынбасары Наталья Пшеничная.

Аның аңлатуынча, ковидка кадәрге чорга кадәр халыкның 1,5 проценты ис сизмәү проблемасыннан интеккән. 50 яшьтән соң ул проблема халыкның 50 процентында, ә 80 яшьтән соң 80 проценттан артыгында сизелә. Шуңа күрә әгәр бу проблемалар ковидка кадәр дә булса, ковид инфекция белән авырганнан соң озак вакыт дәвам итәргә мөмкин, диде белгеч.

Шулай итеп, кайбер пациентларда тәм һәм ис тою югалу ике елга сузыла, диде Пшеничная.

Чыганак: "Татар-информ"

Читайте нас: