Барлык яңалыклар
Коронавирус
3 август 2022, 14:10

Коронавирусның яңа дулкыны килерме?

Башкортстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Анна Казак  шулар турында сөйләде.

Коронавирусның  яңа дулкыны  килерме?
Коронавирусның яңа дулкыны килерме?

Республикада әлеге  мәлдә коронавирус белән хәлләр ничек?  Көзгелектә нәрсә көтәргә? COVIDның яңа дулкыны булырмы? “Башинформ”  агентлыгында  үткән матбугат конференциясендә Башкортстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Анна Казак  шулар турында сөйләде.

      "Кешенең иммунитеты сәламәтлеккә, генетикага, физиология торышына бәйле. Шуңа күрә ел дәвамында бөтен кеше өчен дә бер төрле  киңәш бирергә хакыбыз юк, -  дип билгеләп үтте Анна Казак. – Антитәнчекләр  эшләнү үзенчәлегенең  барлыгын аңлап торабыз. Ул һәрберебез өчен дә  үзгә. Өч ел эчендә иммунизация сроклары буенча вакцинага карата конкрет инструкция язуы авыр. Әйе, анда ел дәвамында дип язылган. Әмма без ярты ел дип тәкъдим  итәбез. Роспотребнадзор, Сәламәтлек саклау министрлыгы, шулай ук Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы  гражданнарга  беренче  ревакциядән соң ярты ел үткәч, тагын ревакцияләнергә киңәш итә.

     Анна Казак әйтүенчә, Башкортстанда коронавирус  белән авыручылар санының берникадәр артуы күзәтелә, ләкин хәлләр чаң кагарлык  түгел. Икенче яктан, өйе, хәл тотрыклы, әмма барыбер шомландыра.

      Ведомство җитәкчесе Башкортстанда коронавирусның яңа дулкыны сентябрь аенда көтелә, диде.

  • Һичшиксез, битлек кияргә тәкъдим итәчәкбез, - диде ул. - Һәр кеше үз сәламәтлеге һәм коллектив иммунитеты өчен җаваплы. Башкортстанның хезмәт  коллективларында гриппның эпидемиологик күтрелеше чорында һәрвакыт бит кию  таләп ителде. Бу хәлгә җитәкчеләр ягыннан да, халык ягыннан да кискен реакция булмады. Ә инде коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында битлек режимы мәҗбүри нормага әверелде – транспортта да, эш  һәм кешеләр күпләп йөри торган башка урыннарда да.

     Гражданнарга Роспотребнадзорның һәм табибларның тәкъдимнәрен үз хокукларын һәм ирекләрен чикләү буларак кабул итәргә кирәкми. Киресенчә, сәламәтлеген саклау өчен РФ Конституциясе һәм гомумкешелек законнары буенча гражданин үзе җаваплы, дип искә төшерде ведомство җитәкчесе.

 

  • Илдә чирләүчеләр саны артып тора.  Башкортстанда июнь һәм июль айларында “Дельта” штаммы йоктырган өч кеше ачыкланды да инде.  Бу вирусны авыр күчерәләр. Әмма  куркырга  түгел,  нибары прививка ясатырга кирәк. Статистика күрсәтүенчә, элек вакцинацияләнгән кешеләрдә  чир  җиңелрәк уза, - дип билгеләп үтте Анна Казак.

     Алда торган эпидемиологик сезонның  ничек үтүе җитәкчеләрдән һәм гражданнарның үзләреннән тора. Вакцинация,  ревакцинация үтүгә битараф карау  коронавирус таралуга китерергә, бу үз чиратында, чикләүче чараларны кире кайтарырга мөмкин. Дөнья хәлен белеп булмый, коронавирус тагын актив тарала башлаганга кадәр  вакцинация ясатырга өч атна вакыт бар.

      Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин да бүгенге көндә республикада коронавирус белән бәйле хәл шактый тотрыклы дип исәпли. 1 августка булган мәгълүматларга караганда, төбәктә COVID-19дан 108 пациент стационарда дәвалана, амбулатор дәвалануда – 363 кеше. Республика буенча инфекция таралу коэффициенты 1,3% тәшкил итә.

                        Руфина Таҗиева.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: