Барлык яңалыклар
Коронавирус
24 июль 2022, 11:35

Пандемиядән котылачакбыз дип өметләндерә

"Кентавр" Ковид-вирусларның куркыныч төрләренең калдыкларын кысрыклап чыгарачак.

Пандемиядән котылачакбыз дип өметләндерә
Пандемиядән котылачакбыз дип өметләндерә

Медицина фәннәре докторы, табиб-иммунолог, инфекциянең аеруча куркыныч төрләре буенча белгеч Владислав Жемчугов COVID-19 пандемиясенең омикронның "кентавр" төре аркасында пандемиянең бөтенләй бетүен күзаллый. Коронавирусның омикрон-штаммының бу төре ВА.2.75 дип аталган.
Шулай итеп, эксперт фаразлавынча, яңа ВА.2.75 "тере вакцина" булу сәләтенә ия. "Кентавр" үтә йогышлы һәм кыска вакыт эчендә ил халкына иммунизация ясый ала.
Жемчугов яңа төрне "пандемия койрыгы" һәм "коронавирус эпидемиясенең азагы" дип атый. "Кентавр" Ковид-вирусларның куркыныч төрләренең калдыкларын кысрыклап чыгарачак һәм ул: "Бернинди чикләүләр, битлек-перчатка чараларын тергезергә кирәк булмаячак", - дип билгели.
Кем әйтмешли, авызыңа бал да май! Тәмам котылсак иде бу зәхмәттән!

Фото: Комсомольская правда / Global Look Pres

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: