Барлык яңалыклар
Коронавирус
18 июль 2022, 10:23

Covid-19 белән авыручылар саны бер атнада 25 процентка арткан

Көзләрен ни булырын уйларга да куркыта...

kurer-sreda.ru
Фото:kurer-sreda.ru

Русиядә узган җиде көндә коронавирус белән чирләүчеләр саны бер атна элек булган күрсәткечтән 25 процентка арткан. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Мисалга, 11 июльдән 17 июльгә кадәр Русиядә 28 085 кеше вирус йоктырган. 4 июльдән 10 июльгә кадәр – 22 452 кеше. Басмада билгеләп үтелгәнчә, соңгы күрсәткечләр бу елның май аендагы иң югары күрсәткечкә якынлашкан, өстәвенә, илдә чирләүчеләр саны өченче атна рәттән арта бара.

Covid-19 таралу коэффициенты хәзер 1,34 дәрәҗәсендә саклана. Бу күрсәткеч февраль башыннан бирле иң зур сан.

Шулай ук вируслы кешеләрне хастаханәгә салу очраклары 5 процентка диярлек артты: 7629 очрактан 8003 очракка кадәр, үлүчеләр саны кими.

Чыганак: "Татар-информ" 

Читайте нас: