Барлык яңалыклар
Коронавирус
16 июль 2022, 12:10

Ковидка каршы коллектив иммунитет 15 проценттан төшкән

Ул безнең гомерлек юлдашыбыз булыр ахры...

gorobzor.ru
Фото:gorobzor.ru

Узган атнада Русиядә коронавируска коллектив иммунитет дәрәҗәсе 2,3 процентка төшеп, 14,3 процент булган. «Коллектив иммунитет – 14,3 процент, узган атнада 16,6 процент булган», диелгән стопкоронавирус.рф. порталында.

Аныкланганча, бу көннәрдә беренче компонент белән 93, 3 млн кеше вакцинацияләнгән, 89 миллионга якын кеше икесен дә ясаткан.

Искәртик, июльдә Русиядә Covid-19 буенча чикләүләрдән – битлек режимы, төнлә җәмәгать туклану эшен тыю, чикне чыгу чаралары гамәлдән чыгарылды. Республикада  Радий Хәбировның 2020  елның 18 мартында дөнья күргән "Башкортстан территориясендә "югары әзерлек" режимы кертү турындагы" указының кайбер положениеләре быел 1 июньдә гамәлдән чыгарылды. 

Чыганак: tass.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: