Барлык яңалыклар
Коронавирус
14 июль 2022, 14:32

Коронавирус тагын артамы?

БР сәламәтлек саклау министры КОВИД-19 буенча статистика мәгълүматларын яңгыратты.

Коронавирус тагын артамы?
Коронавирус тагын артамы?

   БР сәламәтлек саклау министры КОВИД-19 буенча статистика мәгълүматларын яңгыратты.

   Инде чир тынып калды дисәк, юк икән: яздан башлап борчымый торган коронавирус тагын да үрчергә тотынган. Бу хакта Айрат Рәхмәтуллин хөкүмәттә үткән оператив киңәшмә вакытында белдерде.

   -Соңгы 30 көндә чир 28 процентка кимегән иде, ә менә соңгы 7 көн эчендә аның бераз артуы (4 процент) күзәтелә,- диде ул.

   13 июльдә Башкортстанда 49 кешедә КОВИД-19 авыруы теркәлгән, ә пандемия башланганнан алып 291 мең очрак чамасы. Коронавирус белән 284,8 мең кеше чирләп терелгән, шуларның 54е үткән атнада савыгып дәваханәдән өенә кайткан. 13 июльдә бер пациент вафат булган. Гомум алганда, 5765 кеше инфекция корбаны булган.

   Әйткәндәй, республикада 2484667 кешегә прививка ясау планлаштырыла. КОВИД-19дан барлыгы 2986248 доза вакцина кайтарылган.

   Фото: eadaily.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: