Барлык яңалыклар
Коронавирус
1 июль 2022, 12:11

Коронавирус буенча барлык чикләүләр бетерелә

Күптән көттек без бу мизгелне...

news.mail.ru
Фото:news.mail.ru

Русиядә коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр бетерелә. Әмма хәл начарлана икән, алар янәдән гамәлдә булачак, дип хәбәр итәләр Роспотребнадзорның  матбугат хезмәтендә.

Бу битлек режимына, төнге сәгатьләрдә кафе һәм рестораннар эшен тыюга һәм башка чараларга кагыла. Карар авырулар санының шактый кимүенә бәйле рәвештә кабул ителгән, ул февральдән 64 тапкырга кимегән.

«Соңгы дүрт айда Русиядә Сovid-19 буенча эпидемия процессының  тотрыклы кимүе күзәтелә. Авырулар санының бер атналык күрсәткече 64 тапкырга (февраль урталарында 907,6дан хәзерге 14,06га кадәр) кимеде һәм минималь күрсәткечләрдә тора», - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте барлык пациентларның да диярлек - 93 проценты, вирусны җиңел формада яки билгеләрсез кичерүен искәртә. Өстәвенә, җәй көне «омикрон»ның яңадан көчәеп китү ихтималы бик аз.

Чикләүләр бетерелүгә карамастан, Русиядә коронавирусның яңа очракларына мониторинг үткәрү һәм эпидемия  барышын контрольдә тоту дәвам итәчәк.

Чыганак: "Татар-информ"

Читайте нас: