Барлык яңалыклар
Коронавирус
30 июнь 2022, 10:44

Коронавирус йокламый әле

Ул янә баш калкытырга мөмкин, ди белгеч.

Көзен Башкортстанга  коронавирусның яңа дулкыны киләчәк, дип хәбәр иткән сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Business FM-га биргән интервьюсында.

“Эпидемиологик хәл яхшыруга карамастан, без чирнең яңадан кабынуына әзерләнәбез. Бу иң элек грипп һәм ОРВИ сезоны белән бәйле”, – дип аңлата  Айрат Рәхмәтуллин.

Министр сөйләвенчә, соңгы айда коронавирус йоктыручанлык 30 процентка кимегән. Русиядә  халыкны вакцинацияләү һәм ревакцинацияләү темплары буенча Башкортстан икенче атна рәттән өченче урында килә.

Республикага коронавирус килүенә 2 елдан артык вакыт үтте.  Республикада “таҗлы” вирусны йоктыру очрагы 2020 елның язында теркәлде.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: