Барлык яңалыклар
Коронавирус
16 июнь 2022, 12:48

102 яшьлек пациентны коронавирустан коткарганнар

Табибларга афәрин!

БР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Фото:БР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

Баймакта яшәүче 102 яшьлек ханым кичә, 15 июньдә, Сибайдагы ковид-госпитальдән коронавирустан терелеп чыккан. Сәламәтлек саклау ведомствосында әйтүләренчә, авыруны госпитальгә чирнең тәүге билгеләре – тын кысылыу, хәлсезлек һәм югары  тән температурасы – теркәлгәч тә салганнар.

“Урал аръягы” клиника-диагностика үзәгендә ханымны авыр хәлдә китерделәр диләр. Аның үпкәләренең 40 процентының күбрәк өлеше зарарланган булган, һәм инде, әлбәттә, коронавирус расланган. Әбекәй хәвефле авыруны җиңгән. Арытаба ул поликлиника табиблары күзәтүе астында булачак.

Шулай да,  бар да уңышлы үтсен өчен табиблар бик тырышкан, пациент дәваханәдә яткан чорда алар һәр көн саен консилиумнар җыйган, дәвалау тактикасында үзенчәлекле алымнар кулланган.  

“Өлкән яшьтәге авырулар күплегенә өйрәндек-өйрәнүен, әмма 102 яшьлек пациентны дәвалау – тәҗрибәбездә беренче очрак”, – диләр табиблар. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: