Барлык яңалыклар
Коронавирус
10 Май 2022, 12:01

Дельта-штамм кайтырга мөмкин?

Коронавирустан бер котылырбызмы, юкмы?

ufa.rbc.ru
Фото:ufa.rbc.ru

Роспотребнадзорда  Русиягә дельта-штамм кайту ихтималы хакында  хәбәр итәләр. Бу хакта ТАСС яза.

Роспотребнадзор ведомствосына караган  тикшеренү институтының яңа диагностика ысулларын өйрәнүче фәнни төркем җитәкчесе Камил Хафизов ТАСС агентлыгына бу штамм кайтырга мөмкин, чөнки кешеләрдә коронавирусның бу төренә  булган иммунитет акрынлап кими, дип белдергән.

Моңа кадәр медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков Русиядә янә коронавирус инфекциясе белән  күпләп авыру очраклары артты, дигән иде. Аның сүзләренчә, Русия территориясендә вирус йоктыручылар саны  май һәм июнь аенда кинәт артырга мөмкин. Вирусның тәүге учаклары кабыну очраклары илнең эре шәһәрләренә кагылгандыр инде, дигән фикердә ул. Шул ук вакытта, иммунолог ассызыклавынча, яңа дулкынны дельта да, омикрон-штамм белән дә чагыштырып булмый. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: