Барлык яңалыклар
Коронавирус
29 апрель 2022, 09:26

Ике шәһәр – “кызыл зона”да

Тагын ниләр булган инде?..

newtvnews.ru
newtvnews.ru

Башкортстанның ике шәһәрендә коронавирус инфекциясе буенча хәлләр шәптән түгел.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, республика буенча уртача чирләү күрсәткече 100 мең кешегә 4 079,3 нисбәтенә туры килә. Ә Салават белән Күмертауда бу сан 100 мең кешегә – 6 940,7 һәм 6 879,7. Шулай итеп, бу ике шәһәр ковид буенча “кызыл зона”га эләгә.

Тагын ике шәһәрдә  – Октябрьский һәм Уфада чир таралу республика буенча уртача күрсәткечтән артып киткән. Беренчесендә 5 589,2 булса, икенчесендә – 5 408,2.

Калган эре шәһәрләргә килгәндә, чир йоктыру күрсәткечләре Стәрлетамакта 100 мең кешегә – 2 295,2, Сибайда – 1 823,6, Нефтекамада – 1 079,8, Агыйделдә 846,8 туры килә.

Ковид яңадан баш калкыта, шикелле. Шуңа игътибарлы һәм сак булыйк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: