Барлык яңалыклар
Коронавирус
20 апрель 2022, 13:00

Русиядә COVID-19ның кайсы штаммы өстенлек итә?

Коронавирус әле китмәде. 

pravdaurfo.ru
Фото:pravdaurfo.ru

Роспотребнадзорның яңа диагностика ысулларын уйлап табучы фәнни төркем  җитәкчесе Камил Хафизов омикрон-штаммны Русиядә ковид-19 штаммнары арасында өстенлекле дип атады.

Белгеч сүзләренчә, стелс-омикрон төренә вирус йоктыруның 80%  очраклары туры килә. “Соңгы атналарда без вирусның яңа вариантлары барлыкка килүне теркәмәдек”, – диде ул.

Хафизов фикеренчә,  коронавирус инфекциясенең беренчел  ВА.1  омикрон-штаммы юкка чыгарга да мөмкин. ВА.1 һәм ВА.2 вариантлары геномнарындагы җитди аерманы исәпкә алганда, бер вариантны йоктырганнан соң иммунитет икенче варианттан вирусны бераз  начаррак йоктырачак. Омикрон штаммының бу үзенчәлеге вирусның ике вариантының да озак вакыт саклануын тәэмин итәргә мөмкин. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: