Коронавирус
9 апрель 2022, 14:17

КОВИД кына харап итте туганымны...

“Якын ир туганым үткән ел КОВИД-19 белән бик каты чирләгән иде. Ә бер ай элек, инфаркт кичереп, мәрхүм булды. Әллә КОВИД, чынлап та, йөрәккә бәрәме икән?

КОВИД кына харап итте туганымны...КОВИД кына харап итте туганымны...
КОВИД кына харап итте туганымны...

Якын ир туганым үткән ел КОВИД-19 белән бик каты чирләгән иде. Вакцинациягә без гаиләбез белән бардык, ә ул бармаган иде шул. Әллә чир катлаулану бирде, элек йөрәгенә артык зарланмаган кеше, соңгы чорда гел: “мотор авырта” дип йөрде. Ә бер ай элек, инфаркт кичереп, мәрхүм булды. Әллә КОВИД, чынлап та, йөрәккә бәрәме икән?

                                                             Рәйсә Сәйфуллина, Борай.

   82,6 мең кеше белән тикшерүләр үткәреп, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулыларда, әгәр алар коронавирус эләктерә калсалар, йөрәк туктау куркынычы сизелерлек арта дигән фикергә килгән Америка галимнәре. Шул сәбәпле, әгәр КОВИД-19 билгеләре сизелә калса,алар йөрәк авырулы кешеләргә, тизрәк коронар ангиография (кан тамырларының үткәрүчәнлеген ачу процедурасы) үтәргә һәм табиб билгеләгән дәвалау курсын үтәргә киңәш итә.

Фото: sgnorilsk.ru/news

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас