Барлык яңалыклар
Коронавирус
6 апрель 2022, 11:28

Коронавирусның тагы бер кире ягы турында кисәтәләр

Котны алып бетерделәр инде...

novyny.live
Фото:novyny.live

Табиб-терапевт Алексей Водовозов Sputnik радиостанциясенә биргән интервьюда коронавирусның тагын бер кире ягы турында сөйләгән. Ковид кичерүчеләрнең үпкәләре зарарланган булса, киләчәктә аларга пневмония авыруы яный.  

Водовозов сүзләренчә,  коронавирустан соң кешенең тын юллары  хәлсезләнгән була, шул сәбәпле  башка чирләр тиз "ябыша". Ягъни, COVID-19ны кичерүче пациентлар ешрак пневмония белән авырый башлаган.

“COVID-19 вакытында үпкәләре зарарланган кешеләр тын юллары белән бәйле чирләргә ешрак дучар булуы ихтимал.  Бу кешеләрнең үпкәләре башка чирләргә тиз бирешүчән. Мәсәлән, аларга пневмония  йогучан була”, – ди ул.

Терапевт шуны да өсти: ковидтан соң очрый торган бу пневмония күпме дәвам итәчәге билгесез. Ул хроник пневмониягә әверелерме, әллә тиз арада үтәрме икәнлеген дә анык әйтә алмаган.

“Пандемия ике ел гына дәвам итә, ә COVID-19ны кичерүчеләрнең сәламәтлекләрен арытаба күзәтү ярты еллап кына, иң күбе ел дәвамында оештырылды әле. Шуңа әллә ни фаразлап булмый”, – ди табиб.

Тын алу белән бәйле проблемалар булганда ул медикларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: