Барлык яңалыклар
Коронавирус
6 апрель 2022, 14:38

Коронавирусның чираттагы дулкынын кайчан көтәргә?

Министрлык белгече җавап бирә. 

orenburzhie.ru
Фото:orenburzhie.ru

Вирусологлар фаразлавынча, коронавирусның “стелс-омикрон” дип аталган штаммының чираттагы дулкыны май урталарында башланырга мөмкин. Бу хакта БР Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирусны  профилактикалау сораулары буенча узган брифингта министр урынбасары Ирина Кононова сөйләде. Аның сүзләренчә, төбәктә коронавирус  белән авыручанлыкны профилактикалау дәвам итә, вакцинация бара, әмма күптән түгел бетерелгән чикләүләргә  – социаль дистанция саклау, кешеләр күпләп җыелган урыннарда битлек киюгә – янә кайтырга туры килмәгәе.

“Коронавирусның яңа дулкыны җиңелрәк үтәр дип фаразлыйбыз, чөнки бу вакытта кояш активлыгы күзәтеләчәк”, – ди Кононова.

Белгеч республикада тиешле дарулар запасы, инфекцион госпитальләр булуын һәм инфекциягә каршылык күрсәтер өчен бар да бар дип өсти.

Ирина Кононова шәһәр читенә чыгучыларны башка хәвефле авырулардан да – тычкан чире, талпан энцефалитыннан – сакланырга чакырды. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: