Башкортстанда коронавирус йоктыруылар саны 278 151гә җитте. Тәүлек эчендә 499 кешедә инфекция ачыкланган.
Әле республика дәваханәләрендә 71 кеше ковид белән көрәшә, алар арасында 58 кеше 60 яшьне үткән. 9 кеше авыр хәлдә.
2 809 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 1 898 пациент 60тән өлкән.
Бер тәүлектә 480 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 269 728.
COVID-19 янә өч якташыбызның гомерен өзгән. Корбаннар саны 5 543кә җитте. 8 кешегә пневмония диагнозы куелган. 48 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Республикага Covid-19дан 2 980 658 доза вакцина кайткан.
Беренче компонент белән 2 533 367 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 102 проценты).
2 409 408 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 97 проценты).