Бүгенге көндә коронавирус йоктыручыларның гомум саны – 275 087 кеше. Соңгы тәүлектә 539 кешедә “таҗлы вирус” ачыкланган.
Стационарларда 125 кеше дәвалана, шулар арасында 60 яшьтән өлкәнрәкләр саны – 88 кеше. 18 авыруның хәле катлаулы дип бәяләнә. 1 пациент ИВЛ аппаратына тоташтырылган.
9 955 (!) башкортстанлы ковидтан амбулатор рәвештә дәвалана. Алар арасында 60 яшьтән өлкәнрәкләр – 3 584 пациент.
Соңгы тәүлектә 2 617 кеше терелеп чыккан. Барлыгы 259 490 кеше вирусны җиңгән.
Соңгы тәүлектә коронавирустан 3 үлем очрагы теркәлгән.
Барлыгы 5 517 кеше Covid-19 аркасында якты дөнья белән хушлашкан. Шуларның 4798е – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
Республикада Covid-19дан вакцинация планы – 2 484 667 кеше (өлкән яшьтәгеләрнең гомум саны 3 105 836 кеше ).
Барлыгы Башкортстанга 2 980 658 доза вакцина кайтарылган.
1 компонентны 2 522 046 кеше ясаткан (вакцинация ясатырга тиешле халык санының 101,5% ).
2 397 421 кеше вакцинацияне (1 һәм 2 компонент) тулысынча тәмамлаган (вакцинация ясатырга тиешле халыкның 96,4% ).
Соңгы тәүлектә 5757 кеше вакцина кадаткан (1 компонент – 2 392, 2 компонент – 3 365).
60 яшьтән өлкәнрәкләрнең гомум саны – 785 763
60+ яшьтәгеләр арасында вакцинаның 1 компонентын 698 531 кеше кадатса, 2 компонентны 656 193 кеше ясаткан.