Барлык яңалыклар
Коронавирус
25 март 2022, 12:48

Бүген күпме?

Коронавирусның яңа инфекциясе белән көрәш һаман дәвам итә.

Бүген күпме?
Бүген күпме?

Бүгенге көндә 135 кеше хастаханәдә ята, шуның 23е авыр хәлдә, 1 кеше ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган. Үткән тәүлектә 1615 кеше терелеп өенә кайтып киткән. Барлыгы 250 мең кеше терелеп чыккан. Шушы көннәрдә генә 28 кеше терелә алмыйча якты дөнья белән хушлашкан. Республикада бу яман чир 5 484 кешенең гомерен өзде.

Ковид-19дан прививка ясату планы – 2 миллион 484 мең 667 кеше, республикада 3 миллион 105 мең 836 кеше яши.

Беренче компонент белән 2 миллион 510 мең 623 кеше прививка ясаткан.

Вакциянацияне тулысынча 2 миллион 383 мең 158 кеше төгәлләгән.

Үткән бер тәүлектә 6 760 кеше прививка ясаткан. 398 мең 737 кеше ревакцинация ясаткан.

12-17 яшьлек 3377 балага беренче компонент, 2597 балага ике компонент белән дә прививка ясалган.

 

rbc.ru

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: