Барлык яңалыклар
Коронавирус
22 март 2022, 13:05

Мәктәпләрдә чикләүләр йомшара

Элекке тормышка кайтып барабызмы?

u-f.ru
u-f.ru

Роспотребнадзор белгечләре мәгариф учреждениеләренә кагылышлы санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

Алар коронавируска бәйле эпидемиологик хәл бераз яхшырды, шуңа чиргә каршы чикләүләрне йомшартырга була дип исәпли. Атап әйткәндә, әлегә кадәр һәр сыйныф билгеләнгән бер кабинетта гына укый иде. Хәзер инде гадәти режимда укуга кайтырга мөмкин.

Шулай ук санитар табиблар аттестация вакытында укучылар арасындагы социаль дистанцияне дә бетерергә тәкъдим итә. Югыйсә имтиханнар вакытында балаларны зигзаһ рәвешендә утырталар иде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: