

Бүгенге көндә коронавирус йоктыручыларның гомум саны – 269 298 кеше. Соңгы тәүлектә 826 кешедә “таҗлы вирус” ачыкланган.
Стационарларда 133 кеше дәвалана, шулар арасында 60 яшьтән өлкәнрәкләр саны – 84 кеше. 25 авыруның хәле катлаулы дип бәяләнә. 3 пациент ИВЛ аппаратына тоташтырылган.
18 370 (!) башкортстанлы ковидтан амбулатор рәвештә дәвалана. Алар арасында 60 яшьтән өлкәнрәкләр – 5 370 пациент.
Соңгы тәүлектә 1850 кеше терелеп чыккан. Барлыгы 245 329 кеше вирусны җиңгән.
Соңгы тәүлектә коронавирустан 12 үлем очрагы теркәлгән.
Барлыгы 5 466 кеше Covid-19 аркасында якты дөнья белән хушлашкан. Шуларның 4742се – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
Республикада Covid-19дан вакцинация планы – 2 484 667 кеше (өлкән яшьтәгеләрнең гомум саны 3 105 836 кеше ).
Барлыгы Башкортстанга 2 980 658 доза вакцина кайтарылган.
1 компонентны 2 505 581 кеше ясаткан (вакцинация ясатырга тиешле халык санының 100,8% ).
2 376 329 кеше вакцинацияне (1 һәм 2 компонент) тулысынча тәмамлаган (вакцинация ясатырга тиешле халыкның 95,6% ).
Соңгы тәүлектә 1 857 кеше вакцина кадаткан (1 компонент – 690, 2 компонент – 349).
60 яшьтән өлкәнрәкләрнең гомум саны – 785 763
60+ яшьтәгеләр арасында вакцинаның 1 компонентын 690 057 кеше кадатса, 2 компонентны 646 383 кеше ясаткан.