Коронавирус
11 март 2022, 04:30

Битлекне салырбызмы?

Тәү чиратта кайда?

Битлекне салырбызмы?Битлекне салырбызмы?
Битлекне салырбызмы?

Тәү чиратта кайда?

 

РФ Дәүләт думасының сәламәтлекне саклау комитеты рәисе урынбасары, медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Сергей Леонов Русиядә медицина битлекләрен сала башлау мөмкин булачагын белдерде. Бу COVID-19ның кимүгә баруына бәйле гамәлгә керәчәк.

 “Халык бераз игътибарын киметте. Коронавирусның омикрон-штаммы ул кадәр куркыныч булмавын күрделәр. Мондый хәл кешеләрнең игътибарын киметә һәм саклык турында оныттыра. Әмма битлек режимы саклана әле”, – диде ул Спутник радиосында узган әңгәмәдә.

Депутат Русиядә битлек режимыннан баш тарту өлешләтә эшләнер, ди.

“Бары да тәртипкә килгәч, битлектән арына башларбыз. Мин уйлаганча, башлап кибетләргә, сәүдә үзәкләренә битлексез кертә башларлар. Аннары – транспортта. Аннары мәдәният учреждениеләрендә һәм кинотеатрларда”, - дип сүзен йомгаклады  Сергей Леонов.

Иң соң чиратта битлекләрдән дәваханәләрдә баш тартырлар. Бу мәсьәлә буенча карарны Роспотребнадзор гына кабул итәчәк.

Битлекне салырбызмы?
Битлекне салырбызмы?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас