Барлык яңалыклар
Коронавирус
11 март 2022, 15:58

Битлек режимын бетергәннәр

Ә без һаман киябез әле...

m.123ru.net  Битлек режимын бетергәннәр
Битлек режимын бетергәннәрФото:m.123ru.net

Чечняда коронавирус белән кертелгән барлык чикләүләрне, шул исәптә битлек режимын да, бетергәннәр. Бу хакта төбәк башлыгы Рамзан Кадыйров белдерде. Аның сүзләрен республика хөкүмәте рәисе урынбасары Эльхан Сөләйманов Инстаграмда бастырып чыгарган.

Чечня – битлек режимын бетергән тәүге төбәк. Моңа кадәр эпидемиологик хәлләр яхшыруны күз уңында тотып, кайсыбер төбәкләрдә күпчелек чикләүләрне бетергәннәр иде. Алар исәбендә Свердловск өлкәсе, Карачай-Черкес, Коми һәм башка төбәкләр.

“Авыручанлык нольгә якынлаша, реанимация бүлекләрендә берничә пациент кына ята. Шуңа мин COVID-19 белән көрәш максатында кертелгән барлык чикләүләрне дә бетердем”, –  дип Сөләйманов Кадыйров сүзләрен китерә.

Республика башлыгы коронавирус белән бәйле хәлләрне имин дип атый һәм  авыручанлык нольгә омтыла, дип белдерә. Рамзан Кадыйров оператив штабка һәм Сәламәтлек министрлыгына COVID-19 белән көрәш өчен рәхмәтләрен җиткерде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: