Коронавирус
5 март 2022, 06:55

Коронавирус кичерүчеләрдә “кара күгәрек” тапканнар

Бу хәл Төмәндә булган.

asia-times.orgasia-times.org
Фото:asia-times.org

Төмән табиблары COVID-19дан соң җитди өзлегүләргә дучар пациентларны уңышлы дәвалаган. Бу хакта киң мәгълүмат чаралары, 2 санлы өлкә клиник дәваханәсе матбугат хезмәтенә сылтанып, хәбәр итә.

Сүз “кара күгәрек” буларак билгеле  мукормикоз авыруы турында бара. Бу гөмбә инфекциясен 8 авыруда ачыклаганнар.

Медиклар аңлатуынча, ”кара күгәрек”сирәк, шул исәптә коронавирус кичерүдән соң очрый торган, өзлегүләрдән санала. Мукормикоз билгеләре – борын тыгылу һәм борын куышлыгыннан сасы  ис. Ул лайлалы тышчаны зарарлый, сөякләргә һәм баш сөяге кимерчәкләренә күчәргә мөмкин. Инфекция, гадәттә, тиз тарала һәм яңадан-яңа органнарга күчә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас