

Авыручылар саны кими дә ул, вафат булучылар кимеми...
Шулай да яхшы хәбәр: Башкортстанда коронавирус белән авыручылар санының үсеше тәүлегенә 3352 очракка кадәр кимегән, чир 229 мең кешедә расланган. Дәваханәләргә эләгүчеләр саны да 290 кешегә кадәр кимегән, шуларның күбесе – 60 яшьтән өлкәннәр. Йортларында дәваланучылар да ике мең кешегә кимегән – 39 мең пациент әлеге көндә өйләрендә дәвалану курсы үтә. Төбәктә соңгы көннәрдә көн саен 5 мең чамасы кешенең сәламәтләнүе турында да хәбәр ителә.
КОВИД-19дан үлүчеләр саны гына, кызганычка каршы, кимергә ашыкмый: 2 мартта инфекциядән 20 кеше вафат булган.
Республикада яшәүче халыкның вакцинация ясатырга тиешле 94 проценты ковидтан прививка эшләтергә өлгергән инде. Бу – 2,327 миллион кеше дигән сүз.
Әйткәндәй, Русиядә коронавирусны дәвалау өчен яңа дару теркәлде. “Атериксен” дип аталган бу препаратны “Валента фарм” компаниясе җитештерә.
Препарат КОВИД-19 белән авыручыларның дәваханәләргә эләгү ихтималын 80 процентка кадәр киметә, ди компания белгечләре.
Хәзер инде дөнья киңлекләрендәге хәлләргә дә күз салыйк: Җир шарында ковид белән барлыгы 440 миллион кеше чирләргә өлгергән, шуларның 5,972 миллионы вафат булган. Кызганыч, ләкин пандемия әлегә туктарга уйламый да. “Ел башыннан алып коронавирустан һәр атна саен, уртача алганда, 60 меңләп кеше үлә”,- дигән мәгълүматлар бирә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы.
Дөнья, мөгаен, КОВИД-19 пандемиясенең ахырына якынлашадыр. Ләкин, Гамалея исемендәге үзәкнең баш фәнни хезмәткәре, вирусолог Анатолий Альштейн әйтүенчә, “кешеләрнең чирләве һәм үлүе дәвам итә”. Аның фикеренчә, хәтта пандемия тәмамланганнан соң да авыр чирләү һәм үлү очраклары тукталмаячак әле, ә нибары аларның саннары гына кимиячәк.
Фото: Башинформ.