

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 228 875кә җитте.
Тәүлек эчендә янә 3 352 якташыбыз инфекция йоктырган.
Республика дәваханәләрендә 290 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 214 пациент 60 яшьне үткән.
35 кеше авыр хәлдә.
39 003 кеше амбулатор шартларда дәвалана, алар арасында 5 362 пациент 60 яшьтән өлкән.
Тәүлек эчендә 5 380 якташыбыз ковидны җиңгән.
Барлыгы савыгучылар саны – 184 330.
COVID-19 тагын 20 якташыбызның гомерен алып китте.
Корбаннар саны 5 252гә җитте. Аларның 4 415е 60 яшьне узган булган.
31 кешегә пневмония диагнозы куелган. 266 кеше пневмониядән савыккан.
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш (өлкәннәр саны - 3 105 836).
Башкортстанга Covid-19дан 2 965 558 доза вакцина кайткан.
1 компонент белән 2 468 382 кеше вакциналанган (тиешлеләрнең 99,3 проценты).
2 327 364 кеше вакциналауны тулысынча төгәлләгән (тиешлеләрнең 93,5 проценты).
Бер тәүлектә 7 934 кеше прививка ясаткан (1 компонент белән - 3 831, 2 компонент белән - 4 103).
Республикада 60 яшьтән өлкәннәр саны - 785 763.
Аларның 673 327се 1 компонент белән вакциналанган, ике компонентны да 627 108 кеше алган.
12-17 яшьлек балаларның 2 880е вакциналанган.