

Бүгенге көндә коронавирус йоктыручыларның гомум саны – 215 195 кеше. Соңгы тәүлектә 3 892 кешедә “таҗлы вирус” ачыкланган.
Стационарларда 336 кеше дәвалана, шулар арасында 60 яшьтән өлкәнрәкләр саны – 220 кеше. 38 авыруның хәле катлаулы дип бәяләнә.
40 831 (!) башкортстанлы ковидтан амбулатор рәвештә дәвалана. Алар арасында 60 яшьтән өлкәнрәкләр – 3 521 пациент.
Соңгы тәүлектә 5 574 кеше терелеп чыккан. Барлыгы 168 871 кеше вирусны җиңгән.
Соңгы тәүлектә коронавирустан 20 үлем очрагы теркәлгән.
Барлыгы 5 172 кеше Covid-19 аркасында якты дөнья белән хушлашкан. Шуларның 4 345 – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.
Республикада Covid-19дан вакцинация планы – 2 484 667 кеше (өлкән яшьтәгеләрнең гомум саны 3 105 836 кеше ).
Барлыгы Башкортстанга 2 965 558 доза вакцина кайтарылган.
1 компонентны 2 458 576 кеше ясаткан (вакцинация ясатырга тиешле халык санының 98,9% ).
2 317 348 кеше вакцинацияне (1 һәм 2 компонент) тулысынча тәмамлаган (вакөинация ясатырга тиешле халыкның 93,3% ).
Соңгы тәүлектә 9 385 кеше вакцина кадаткан (1 компонент – 4 675, 2 компонент – 4 710).
60 яшьтән өлкәнрәкләрнең гомум саны – 785 763
60+ яшьтәгеләр арасында вакцинаның 1 компонентын 669 101 кеше кадатса, 2 компонентны 623 604 кеше ясаткан.
12дән алып 17 яшькәчә үсмерләр арасында вакцина ясатучылар саны – 2 880 кеше.