Коронавирус
23 февраль 2022, 12:36

Һаман югалтабыз...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 203 430 кешегә җитте.

Һаман югалтабыз...Һаман югалтабыз...
Һаман югалтабыз...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 203 430 кешегә җитте. Тәүлек эчендә 4261 кешедә инфекөия ачыкланган.

Әле республика дәваханәләрендә 304 кеше коронавирустан дәвалана, алар арасында 192 пациент 60 яшьне үткән. 35 якташыбыз авыр хәлдә. 39 469 кеше амбулатор дәвалана, алар арасында 4737 пациент 60 яшьтән өлкән. 
Бер тәүлектә 3944 якташыбыз терелгән. Барлыгы савыгучылар саны – 154 544. 
Соңгы тәүлек эчендә 19 якташыбызның гомерен өзелде. Корбаннар саны 5113кә җитте. Аларның 4 295е 60 яшьне узган. 
План буенча республикада Covid-19дан 2 484 667 кеше вакциналанырга тиеш.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас