

Бүген Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров Сибай шәһәрендә төзелүче клиник-диагностик инфекцион үзәктә булды.
— Моннан алдарак, коронавирус инфекциясенә каршы көрәшү, пендемия беткәч, инфекцион авыруларга каршы тулы эш алып бару, лаборатор диагностика һәм башка күп бурычларны үтәү өчен, республикада тагын ике госпиталь төзү кирәклеге турында карар кабул ителгән иде, – диде Андрей Назаров. — Аларның берсе — Сибайда.
Эшлекле сәфәр барышында объект планлы рәвештә каралды. Сибайда төзелеш эшләре планга ярашлы алып барыла, эшләе һәм аны уңайлы шартларга җиткерү март башына төгәлләнә. Беренче пациантларга, якынча, март урталарында,медицина ярдәме күрсәтелә башлар.
Премьер-министр бу объектның Сибай өчен генә түгел, ә бөтен Урал аръягы өчен мөһим булуын ассызыклады. Әле бу 9 000 квадрат метр мәйданда төзелеш эшләре көне-төне алып барыла.
— Башта монда грунт белән аерым мәсьәләләр килеп чыккан иде, ситуация Туймазыдагы кебек булмады, әмма бу мәсьәлә инде хәл ителде, төзүчеләр ул югалтылган вакытны да куып тотты,— диде Андрей Назаров. — Әле, нигездә, монолит эшләре, каркасны металлоконструкцияләү үтәлде.
Электромонтаж һәм сантехника, су белән тәэмин итү, вентиляция эшләре алып барыла. Бу ковид-госпиталь Урал аръягының башка медицина структурасындагы кыенлыкларны киметергә ярдәм итәчәк. Тәҗрибәдән чыгып, аңлашыла, квалификацияле табиблар, заманча корылмалар һәм дарулар барысы да бер урында тупланган булырга тиеш. Болар барысы да ярты сәгатьлек арада булачак, Уфага яки Стәрлетамакка барып йөрү кирәк булмаячак.
“Сибай клиник-диагностикалау инфекцион үзәге” вакытлы мобиль корылмасын төзү һәм медицина һәм башка җиһазларны булдыру өчен Башкортстан республикасы бюджетыннан 1 810,1 млн сум акча бүленде. Ул үзәк 50 бокстан тора. Аларның 40–ы тәүлек әйләнәсе кулланылышта, ә 10-сы реанимация боксы була.
Көтелмәгән хәлләр туган очракта, биредә 230 койка куеп, 100 % кислородка тоташтырып була. Үзәк 50 ел хезмәт итүгә планлаштырыла.