Коронавирус
19 февраль 2022, 15:45

Грипп һәм коронавирусны берьюлы йоктырып буламы?

Белгеч моны аңлатып бирде.

zanmsk.ruzanmsk.ru
Фото:zanmsk.ru

Иммунолог Владислав Жемчугов  берьюлы ковид һәм грипп йоктыру ихтималына бәя бирде. Эксперт фикеренчә, мондый хәл мөмкин түгел.

Табиб аңлатуынча, пациент организмында бер вирус мотлак рәвештә  икенчесен кысрыклап чыгарачак, ә вирусларның үзара көрәшеп,  кайсысыныңдыр җиңеп чыгуына  йоктыру вакыты һәм үрчү тизлеге йогынты ясаячак. Жемчугов шуны да әйтә: ике вирус та  лайлалы тышчада бер үк вакытта була ала. Бу очракта ПЦР-тест ике вирусны да ачыклый ала, әмма бу вирусның икесе дә йоккан дигәнне аңлатмый.

Иммунолог сүзләренчә, тәүдә – коронавирус, соңыннан грипп белән авыру мөмкин, һәм организм өчен бу бик хәвефле булачак, чөнки беренче вирус белән көрәшүгә ул бар булган  көчен сарыф итәчәк.

Чыганак: moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас