

Бу коронавирус дигән нәрсә тәмам туйдырды. Кайчан бетәр икән дигән сорау көн саен ешрак яңгырый.
Бу җәһәттән медицина фәннәре докторы, республика Башлыгының сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча киңәшчесе Вил Тимербулатов үз фаразын җиткергән.
Галим фикеренчә, чир йоктыручылар саны, февраль аенда иң югары ноктасына җитеп, мартта кимү ягына китәчәк. Шулай итеп, көннәр җылытуга азаерга тиеш.
“Омикронның” “тере вакцина”га әйләнүе ихтимал, ди Тимербулатов. Ул чагында инде коронавирус грипп кебек гадәти сезонлы чиргә әвереләчәк.
Прививка ясатучылар белән бергә чирне үткәрүчеләр саны күп булу да коллектив иммунитет барлыкка килүгә ярдәм итә дип исәпли профессор.