Коронавирус
16 февраль 2022, 12:46

Яхшы хәбәр көтәбез дә бит...

Көтүләре генә озак шул...

woplan.netwoplan.net
woplan.net

Соңгы тәүлектә Башкортстанда 4105 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Пандемия башланганнан алып мондый санның булганы юк иде, диләр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан. Шулай итеп, ковид йоктыручыларның гомум саны 172,8 мең кешегә җитте.

Аның каравы, бер тәүлектә 4,2 мең кеше савыккан. Бүген 340 кеше дәваханәләрдә ята, аларның 220се – 60 яшьтән өлкәннәр, 39 кеше авыр хәлдә.

Әйткәндәй, республикада 2 миллион 277 мең кеше ковидтан тулысынча вакцина ясаткан. Бу – 91,7 процент дигән сүз. Прививканың беренче компонентын ясатучылар исемлегендә – 2 миллион 427 мең кеше.

12дән 17 яшьлекләр арасында 2880 бала вакцина эшләткән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас