+21 °С
Болытлы


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус таралу хәвефенә бәйле югары әзерлек режимы турындагы указга үзгәрешләр кертте.
Аларга ярашлы, ковидтан чирләүчеләр белән элемтәдә булучыларга карата мәҗбүри үзизоляция режимы бетерелә. Бу илнең Баш санитар табибының 4 февральдә имзалаган карарына ярашлы башкарыла.
Эш бирүчеләргә, шул исәптән властьның дәүләт һәм муниципаль органнарына коллективларда эшләүчеләрнең ким дигәндә 50 проентын дистанцион режимда эшләүгә күчерергә киңәш ителә.