Коронавирус
15 февраль 2022, 13:26

Бу статистика саннары җелеккә үтте...

Кайчан котылырбыз бу чирдән?

Бүгенге көндә коронавирус йоктыручыларның гомум саны – 168 662 кеше. Соңгы тәүлектә  3954 кешедә “таҗлы вирус” ачыкланган.

Стационарларда 336 кеше дәвалана,  шулар арасында  60 яшьтән өлкәнрәкләр саны – 207 кеше. 32 авыруның хәле катлаулы дип бәяләнә.
25 778(!) башкортстанлы ковидтан амбулатор рәвештә дәвалана. Алар арасында 60 яшьтән өлкәнрәкләр – 3 521 пациент.

Соңгы тәүлектә 1561 кеше терелеп чыккан. Барлыгы 137 583 кеше вирусны җиңгән.

Соңгы тәүлектә коронавирустан 19 үлем очрагы  теркәлгән.

Барлыгы 4965 кеше  Covid-19  аркасында якты дөнья белән хушлашкан. Шуларның 4 216сы – 60 яшьтән өлкәнрәкләр.

Республикада Covid-19дан вакцинация планы –  2 484 667 кеше (өлкән яшьтәгеләрнең гомум саны 3 105 836 кеше ).

Барлыгы Башкортстанга 2 965 558 доза вакцина кайтарылган.

1 компонентны 2 423 194 кеше ясаткан (вакцинация ясатырга тиешле халык санының 97,5%).

2 271 089 кеше вакцинацияне (1 һәм 2 компонент) тулысынча тәмамлаган (вакөинация ясатырга тиешле халыкның 91,4%).

Соңгы тәүлектә 10 136 кеше вакцина кадаткан (1 компонент – 3 919, 2 компонент – 6 207).

341 236  кеше ревакцинация ясаткан.

60 яшьтән өлкәнрәкләрнең гомум саны  – 785 763.

60+ яшьтәгеләр арасында вакцинаның 1 компонентын 655 451 кеше кадатса,  2 компонентны 605 906 кеше ясаткан.

12дән алып 17 яшькәчә үсмерләр арасында вакцина ясатучылар саны – 2 880 кеше.

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас