Коронавирус
14 февраль 2022, 10:40

Бәлки, язга чигенер...

Ковид һаман үзен сиздереп тора.

Бәлки, язга чигенер...Бәлки, язга чигенер...
Бәлки, язга чигенер...

Ковид белән, ниһаять,  бөтенләйгә хушлаштык дисәк, бу сүзләр дөреслеккә туры килмәс, дуслар.  Ковид җәтмәсенә эләгүчеләр очрап тора,  саннар  шушы хакта сөйли.

Чир тарала башланганнан алып барлыгы 164 708 кеше чирләгән.

Әлеге вакытта стационарларда 327 кеше дәвалана. Кызганычка каршы, авыр хәлдәгеләр дә бар. Андыйлар – 23 кеше.  60 яшьтән өлкәнрәкләр – 200ләп кеше.

Амбулатор дәвалануда 23 413 кеше исәпләнә. Иң сөендергәне, әлбәттә, ковидны җиңеп, терелеп чыгучылар. Андыйлар – 14 февральгә 701 кеше.

Ковидтан үлүчеләр турында язуы иң авыры, әлбәттә. Мондый очраклар 16. Ә болай пандемия башланганнан соң ковидтан  барлыгы  4 946 кеше үлгән.

Күпме кеше прививка ясаткан дисезме? Республикага ковидтан барлыгы 2 965 558 доза вакцина кайтарылган, 2 264 882 кеше прививканың ике компонентын да  ясаткан.

12-17 яшьлек балалардан прививка ясатучылар – 2 880 кеше.

Фото:  yandex.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас